Ватанны саклаучылар көне – сез безнең төп терәк!
Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көне.
Шулай булгач кадерле ир-атларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз! Ир-ат, димәк дәү әтиләр, әтиләр, абыйлар, энекәшләр... Бишектә ятканда әтинең кайнар куллары ничек кирәк булса, картайган көндә дә улыңның, бабаеңның көчле иңен тою зур көч бирә.
Бу бәйрәм – чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ул сугыш елларында Ватанны батырларча саклаган, илнең бәйсезлеген кайнар нокталарда яклаган, бүген дә Россия Кораллы Көчләре сафларында Ватан чикләрен саклаган һәркемгә чиксез хөрмәт символы буларак та гәүдәләндерелә.
Кадерле, газиз ир-атларыбыз! Һәркайсыгызга гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, башлаган эшләрегездә уңышлар телибез. Дөньялар тыныч булып, бәхетле гомер кичерергә язсын. Сез безнең төп терәк!
Ихтирам белән, “Татарстан” журналы редакциясе.
Добавить комментарий