Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын виноград күргәзмәсенә чакыралар

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын виноград күргәзмәсенә чакыралар. Чара 10 ел дәвамында ел саен Татарстанның, шулай ук күрше төбәкләрнең һәвәскәр бакчачыларын һәм виноград үстерүчеләрен җыя.Күргәзмә-я...

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын виноград күргәзмәсенә чакыралар. Чара 10 ел дәвамында ел саен Татарстанның, шулай ук күрше төбәкләрнең һәвәскәр бакчачыларын һәм виноград үстерүчеләрен җыя.
Күргәзмә-ярминкә кысаларында килүчеләргә бакча культураларын һәм виноградны үстерү һәм карау буенча консультация алырга, шулай ук продукция һәм үсентеләрне татып карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак. Күргәзмәне «Казанская лоза» виноград үстерүчеләр клубы һәм Казан федераль университеты үткәрә.
Күргәзмә үз эшен 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлый: Рауис Гәрәев ур., 79 корп. 1. Керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: