Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпиададагы чыгышын фантастика дип атады

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составындагы чыгышын фантастика дип атады.«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхм...

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составындагы чыгышын фантастика дип атады.
«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхмәт! Күнегүләрне ничек башкаруы акылга сыймый. Бала чакта үзем дә бераз фигуралы шуу белән шөгыльләнгән идем. Бу спорт төренең нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Аның чыгышы — фантастика», — диде Владимир Леонов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр Камиләнең карьерасы Татарстанда башлануын, киләчәктә кайда гына шөгыльләнсә дә, республика һәрвакыт аңа ярдәм итеп торачагын әйтте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/09-02-2022/vladimir-leonov-kamil-v-lievany-olimpiadadagy-chygyshyn-fantastika-dip-atady-5848965
Рифат Каюмов

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: