Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Владимир Путин нинди вакцина ясатуын сөйләмәвенең сәбәбен аңлатты

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә унсигезенче тапкыр туры элемтә уздыра. Биредә ул ни өчен үзе ясаткан вакцинаның атамасын әйтмәвен аңлатты.РИА Новости хәбәр иткәнчә, Путин нинди вакцина...

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә унсигезенче тапкыр туры элемтә уздыра. Биредә ул ни өчен үзе ясаткан вакцинаның атамасын әйтмәвен аңлатты.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Путин нинди вакцина ясатуын көндәшлек булмасын өчен әйтмәгән.
«Мин прививка ясатканда, бездә ике — „ЭпиВакКорона“ һәм „Спутник V“ вакцинасы бар иде. Мин табиблар белән алай аерым киңәшеп тормадым», — диде ул. Президент сүзләренчә, алар — икесе дә яхшы вакцина.
Владимир Путин «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Икенче прививкадан бераз температурасы күтәрелгән, иртәнгә бар да нормага кергән. Президент сүзләренчә, прививкадан соң анализлар аның саклану дәрәҗәсенең югары булуын күрсәткән.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: