Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Р...

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «Туполев» ГАҖ филиалы булган С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак. Дәүләт башлыгы предприятие белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, Россия Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчерлык пунктын, ангарны һәм самолет өчен ябык стоянкаларны яңарту турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү биналарын техник яктан яңадан җиһазландыру: җитештерүне әзерләү цехларын ремонтлау, эретеп ябыштыру төеннәрен һәм агрегатларны җитештерү турында да мәгълүмат бирәчәкләр.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: