Владимир Вавилов Татарстанда тагын ике хоспис ачарга ниятли
Татарстанда хоспис ярдәмен үстерү турында "түгәрәк өстәл" узды.Бүген Казан хосписында Татарстандагы хоспис ярдәмен үстерү турында "түгәрәк өстәл" узды. Сөйләшүдә А. Вавилова исемендәге фонд идарә...
Сөйләшүдә А. Вавилова исемендәге фонд идарәсе һәм Казан хосписы рәисе Владимир Вавилов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Ирек Зиннуров, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, социаль сәясәт буенча Татарстан Дәүләт Советы Комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар катнашты.
А.Вавилова исемендәге фондның оешуына бүген 14 ел тулган. Башта Владимир Вавилов кунакларны хоспис белән таныштырды. Биредә 35 урын бар, аларның берсе дә буш түгел. Тагын 102 бала һәм 50 олы кешегә хоспис өйгә килеп хезмәт күрсәтә.
«Хоспис ярдәменә ихтыяҗ бик зур. Шуңа күрә мин урыннарны олылар өчен 100 гә, ә балалар өчен 40 ка җиткерергә телим. Шулай ук тагын Әлмәттә һәм Чаллады ике хоспис ачу нияте бар», – дип сөйләде Вавилов.
Айрат Фәррахов фонд җитәкчесенең ниятен хуплады һәм ярдәм итәргә сүз бирде. Ул Казан хосписы моделен Татарстан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә шундый оешмалар төзегәндә кулланырга һәм хосписларны Сәламәтлек саклау министрлыгы базасында оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
"Татар-информ"
Добавить комментарий