Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“COVIDлы госпитальләрдә дә тавыш бирү бара!”

“COVIDлы госпитальләрдә дә тавыш бирү бара!”

Татмедиа бинасында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы cәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистларга шулай дип белдерде:- Аңлашыла, COVID йоктырган кеше с...

01 июля 2020

Татмедиа бинасында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы cәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистларга шулай дип белдерде:
VVS_0054
- Аңлашыла, COVID йоктырган кеше сайлауга бара алмый. Шуңа күрә андый кешеләр хастаханәдә генә сайлый.
Эш тәртибе болай: махсус машина COVIDлы госпитальгә килә. Авыруларга пакетка салынган ручка, бюллетень бирелә. Сайлау әрҗәсе дә пакет белән тышланган була. Хастаханәдә ятучы кеше, тавыш биргәннән соң, бюллетеньны әрҗәгә сала. Мондый эш COVIDлы госпитальләрнең барысында да башкарыла.
- Мин үзем дә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнаштым, - диде Владимир Жаворонков. – Роспотребнадзор таләпләре буенча барысы да үтәлгән. Моңа башка сайлаучылар да игътибар иткәндер, дип уйлыйм.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары шулай ук тагын бер мәгълүмат җиткерде: көн дәвамында шәһәрдәге сайлау участокларына “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырту очраклары булмаган.
Руфия Фазылова
Фото: Владимир Васильев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: