Волонтерлар Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк
Татарстанда 11 октябрьдән ковидка каршы яңа чикләүләр кертелде, алар нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр вакцинация үтү турында QR-кодка ия булырга тиеш.Пенсия яшендәге барлык кешеләр дә компьютер яки за...
Пенсия яшендәге барлык кешеләр дә компьютер яки заманча смартфоннардан файдалана белми, һәм QR-кодлар алырга омтылганда, кыенлыклар туарга мөмкин.
Моны игътибарга алып, волонтерлар Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә QR-кодлар алуда ярдәм итәчәкләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Татарстанда халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эшли.
Гаризалар түбәндәгечә эшкәртелә:
- Кеше кайнар линиягә шалтырата;
- Оператор «ГХФ. Ярдәм» системасына гариза кертә;
- Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм Без бергә региональ штабына җибәрелә.
Гаризаларны үтәү координаторы булып «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге " АКБО тора.
тулырак мәгълүмат: https://tatar-inform.tatar/news/society/13-10-2021/volonterlar-tatarstanny-65-yasht-n-lk-nr-k-halkyna-qr-kodlar-aluda-yard-m-it-ch-k-5840987
Добавить комментарий