WorldSkills International: “Казан Экспо”ның чемпионатка әзерлеге графиктан алда бара
Бүгенге көндә WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын үткәрүгә “Казан Экспо” үзәге әзерлек эшләре графикны узып бара. Комплексны инде дөнья классы объекты дип санап була, диде WorldSkills International баш...
Бүген халыкара хәрәкәт җитәкчеләренең берсе WorldSkills стандартлары буенча Төбәк чемпионаты ачылышы тантанасында катнашты.
“Кичә объект белән танышу мөмкинлеге булды, алга китешне күзәтеп, без бик канәгать калдык. Без “Казань Экспо”ны дөнья классы дәрәҗәсендә дип атый алабыз. Хәзер объект тулысынча җиһазландырылган һәм логистика һәм технологик күзлектән караганда ул әзер”, - диде Дэвид Хоуи.
"Татар-информ"
Добавить комментарий