«Ресторан сервисы» компетенциясендә WorldSkills Juniors чемпионатында алтын медаль яулаган Татарстан вәкиле Илария Баһаветдинова бүләкләүдән соң алган хис-кичерешләрен журналистлар белән уртаклашты һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
«Хисләр әйтеп бетергесез. Ярышлар барышында мин тулысынча җайлаштым һәм миңа өйрәткән барлык күнекмәләрне күрсәттем. Минем өчен берни дә авыр булмады», - диде Яшел Үзәннән WorldSkills Juniors чемпионатының 15 яшьлек призеры.
Ул «Ресторан сервисы» компетенциясен киләчәккә йөз тотып сайлавын да өстәде — кыз профессиональ бармен булырга ниятли. Әлеге һөнәрдә аны кешеләр белән аралашу һәм эш процессыннан рәхәтлек алу җәлеп итә.
Элегрәк Илария май аенда WorldSkills Russia чемпионатында катнашкан иде. Анда ул көмеш медаль яулады. Ул быелгы ярышларның катнашучылар арасында көндәшлеккә сәләтлелеге һәм масштабы ягыннан зур аерма булуын әйтте.
«Катнашучылар шактый күп, биредә төрле илләрдән вәкилләр бар. Һәм җаваплылык дәрәҗәсе күпкә югарырак», - дип йомгаклады Баһаветдинова. Ул киләчәктә WorldSkills өлкәннәр чемпионатының пьедесталын яуларга планлаштыруын да өстәде.
Фото: Владимир Васильев
"Татар-информ"
Добавить комментарий