Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

23-26 августта Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк

23-26-нчы августта Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. Бу һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле.Бу көннәрдә Казан...

23-26-нчы августта Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. Бу һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле.
Бу көннәрдә Казан - Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә 16 поезд билгеләнәчәк, даими шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. Гомумән алганда, чемпионатны уздыру чорында маршрут буенча 32 поезд йөриячәк, шуларның 20-се - тукталышларсыз.
Шулай ук 23-нче августтан 26-нчы августка кадәр Зөя – Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6308/6712, Канаш – Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6358/6710, Аэропорт – Казан – Канаш юнәлешендәге 6707/6101 һәм Аэропорт – Казан – Зөя юнәлешендәге 6713/6309 номерлы шәһәр яны поездларының маршрутлары Казан станциясенә кадәр кыскара.
Моннан тыш, 6401-нче номерлы Шәмәрдән – Казан, 6421-нче номерлы Сосновка – Казан, 6423-нче номерлы Кизнер – Казан, 6428-нче номерлы Казан – Нократ Аланы, 6434-нче номерлы Казан – Арча, 6926-нчы номерлы Казан – Кизнер, 6478-нче номерлы Васильево – Бирюли шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
KZN.RU
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: