Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

WorldSkills Russia чемпионаты финалы ачылышын турыдан-туры күрсәтәчәкләр

«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы ачылышының турыдан-туры трансляциясе узачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Та...

«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы ачылышының турыдан-туры трансляциясе узачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ачылыш тантанасы бүген 19.00 сәгатьтә «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында узачак.
Ярышлар 21-23 май көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтә. 1,5 меңнән артык конкурсант арасыннан 91 компетенциядә иң яхшыларны ачыклаячаклар. Моннан тыш, Future Skills блогында 23 компетенция тәкъдим ителәчәк, 48 компетенциядә яшүсмерләр ярышачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: