Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

WorldSkills Russia финалы ачылышында Татарстан әләмнәр парадында катнашты

Татарстаннан VI “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” илкүләм чемпионаты финалында катнашучылар Көньяк Сахалинга килде.Ачылыш чарасында ярышларның йомгаклау этабында катнашкан төбәк әләмнәрен тәк...

Татарстаннан VI “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” илкүләм чемпионаты финалында катнашучылар Көньяк Сахалинга килде.
Ачылыш чарасында ярышларның йомгаклау этабында катнашкан төбәк әләмнәрен тәкъдим иттеләр. Алар арсында Татарстан әләме дә булды. Моннан тыш, республика әләмнәре даими рәвештә тамаша залында җилфердәп торды.
Россия Президент Владимир Путин Көньяк Сахалинга чемпионат финалына килгән яшь профессионалларны сәламләде. Ул WorldSkills Russiaның Ерак Көнчыгышта беренче тапкыр узуын һәм аңа зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
”Масштаблы планнарны тормышка ашыру өчен яшьләр энергиясе һәм иҗаты, алдынгы стандартлар белән эшләргә әзер квалификацияле белгечләр кирәк”, - диелгән Россия лидеры телеграммасында.
WorldSkills Russia финалында 1400 эксперт һәм конкурсант катнаша. Шуларның алтмышлабы Татарстаннан килгән. Республика җыелмасын 46 эксперт— компатриот озатып йөри. Татарстан “Ворлдскиллс” компетенцияләре саны буенча чемпионатның йомгаклау этабына чыкан төбәкләрнең лидеры булды.
 
Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: