Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк

 Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты ачылган һәм ябылган көнне “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән Чистай урамы буенча “Казан Арена” стадионына кадәр бушлай йөри...

 
WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк<br>
Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты ачылган һәм ябылган көнне “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән Чистай урамы буенча “Казан Арена” стадионына кадәр бушлай йөри торган 24 автобус “шаттллары” оештырылачак.

Моннан тыш, чемпионат үткәрелгән көннәрдә “Казан Экспо”га кадәр дә "шаттллар" йөриячәк. Алар “Дубравная” метро станциясеннән, “Леруа Мерлен”, “МЕГА”, “Корстон” сәүдә үзәкләре, Г.Камал театры һәм Горки-Әмәт урманы яныннан кузгалып китәчәк. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турындагы мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: