WorldSkillsның мәдәни программасы: Кабан күле буенда «Галиябану» уйнала
Кариев театры бүген Түбән Кабан күле Яр буенда «Галиябану» спектаклен күрсәтә. Спектакль WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында тәкъдим ителә.«Бүген «Галиябану» спекта...
«Бүген «Галиябану» спектаклен сайлавыбыз – кунакларга милли классикабызны күрсәтергә теләү. Анда фольклор да бар, милли костюмнар да, җыр-биюләр дә. Спектакль яр буенда ачык һавада уйналачак», - ди Кариев театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева.
«Галиябану»да вакыйгалар су буенда бара. Шуңа да Кабан күле буена шушы спектакльне алып чыгасыбыз килде», дип өстәде ул.
- Кариев театры WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында өч спектакльне театр сәхнәсендә күрсәтте. Болар – театрның соңгы премьералары «Шай-бу! Шәй-бү!», «Ләйлә белән Мәҗнүн» һәм «Тапшырыл...ган хатлар».
- «Галиябану» музыкаль драмасын Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча Ренат Әюпов куйган.
"Татар-информ"
Добавить комментарий