Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбарак булсын.
Иртәгә, 25 октябрьдә Казанның Осиново бистәсенең “Әхмәдзәки” мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге республика форумы ачыла. Ул “ Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе” исеме астында уза.
Форум программасына яшьләр һәм дини традицияләр; төрле диннәр арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне саклау һәм ныгыту мөһимлеге; террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендәге законнар белән бәйле актуаль мәсьәләләр; интернет челтәрендәге куркынычсызлык һ. б. мәсьәләләр кертелгән.
Форум кысаларында дини мирасыбызны, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен популярлаштыруга да урын биреләчәк. Бу аның традицион ислам нигезләрен саклап калуга һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертүе белән аңлатыла. Ул – хәзерге заманның күренекле дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес. Чара 25 октябрьдә Осиново тыкрыгы, 16 а адресы буенча урнашкан “Әхмәдзәки” мәчетенең конференц-залында узачак.
Добавить комментарий