Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбарәк булсын.
Бүген редакциябезгә затлы кунак килде. Татарстанның атказанган архитекторы – Равил Сайярович Айдаровның исеме күпләргә таныштыр. Ул танылган рәссам да.
21 ноябрь 2025
Айдаровлар нәселе татар мәдәниятендә тирән эз калдырган. Бабасы Ситдыйк Айдаров - татар театрының чишмә башында торган артистларның берсе. Татар опера җырчысы буларак та беләбез. Әтисе – архитектор Сәйяр Айдаров танылган архитектор, гомере буе Казаныбызның тарихи йөзен саклар өчен эшләгән шәхес. Равил Сайярович исә әтисе юлын сайлый. -Ә мин башка һөнәрне сайлый да алмас идем, чөнки үземне белгәннән бирле өйдә карандаш белән кәгазь булды. Әнигә рәхмәт, эшләр өчен, иҗат итәр өчен әтигә бөтен шартлар тудырды. Кызганыч, әти вафат инде. Ә менә әниебез күптән түгел 97 яшен тутырды, йөгереп йөри әле... Кызыклы әңгәмәне журналыбызның декабрь саныннан укыгыз. Обширный список достижений Айдарова Равиля Сайяровича, современного российского архитектора и художника из Татарстана, может впечатлить любого: он удостоен звания члена Союза архитекторов РФ, является заслуженным архитектором РТ, кандидатом архитектуры, а также академиком Международной Академии Культуры и Искусства. А еще он очень интересный собеседник и широко мыслящий человек!
Добавить комментарий