"Кабер ташы әтинең үзе кебек гади генә, "тыйнак" булуын теләдек. Шәригать кануннары буенча, кешенең вафатыннан соң бер ел узгач кына таш куярга кушалар. Быел җәй яңгырлы булгач, туфрак утыруын да көттек. Мондагы зират хезмәткәрләре белән дә сөйләшеп тордык", – диде Наил Шәйхетдиновның кызы, Г.Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова.
Миләүшә ханым бу көнгәчә әтисен онытмаган Тинчурин театры коллективына рәхмәтен дә белдерде.

"Мин Тинчуринга килсәм, Камал театрын "синеке", дип сөйлиләр, Камалга кайтсам, "Тинчуринны" синеке, диләр. Мин Тинчурин театрында үстем. Аның мохите миңа якын. Театр җитәкчлегенә, әтинең хезмәттәшләренә, чордашларына бик зур рәхмәт. Әти әле киткән кебек түгел. Театр коллективы хәтерендә дә яши ул", – диде Миләүшә Шәйхетдинова.
Исегезгә төшерәбез, Наил Шәйхетдинов 2016 елның 25 гыйнварында, бер генә ай авырып вафат булды.
Наил Шәйхетдинов – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. Ул театрда 50 ел эшләү дәверендә 200дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә катнашты, Рига, Свердловск һәм Казах киностудияләре фильмнарында төште.
Шамил Фәрхетдиновның "Эх, алмагачлары" комедиясендә төп роль – Салих бабай образы аның соңгы рольләренең берсе булды.
“Татар-информ”
Фото: Расих Фасхутдинов
Добавить комментарий