И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул... Әгәр Син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне –
Халык исән калган Син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
Ләкин күпләр үз йортыннан куды
Бүген Сине – үзенең Әнкәсен.
Үз әнкәсен йорттан куган кеше,
Туган илем бар, дип әйтмәсен!
Әйтмәсен!..
(Рәшит Әхмәтҗанов )
Халык исән калган Син барга…
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Татарстанда йөздән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бу зур дәрәҗә һәм зур байлык. Туган телебезне яратыйк, Туган телебездә сөйләшик, Туган телебезне зурлыйк!
Тел ил белән икән
Язмышым, рәхмәттән башка
Бер сүзем юк бу җиргә,
Мин риза-бәхил; колак сал
Минем соңгы гозергә.
Мин башка гозерләр белән
Сине бүтән йөдәтмәм,
Язмышым, үзең аердың,
Юк әткәм һәм юк әнкәм.
Юк җирдә башка шатлыгым.
Әйтче, мин кемнән, я, ким?
Әткәмнән мәхрүм итсәң дә,
Телемнән итмә ятим.
(Сибгат Хәким)
ӨЗМӘ!
Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер,
Юк, зыянлы түгел...
Табып ямен, күркен,
Җирдә ул ирекле – өйләр сайларга да,
Илләр сайларга да – кайда сулыш иркен.
Тик ватанны гына булмый сайлап алып.
Тик телеңнән генә булмый «чыгып качып».
Ул беренче тойган сөт тәмедәй – тансык.
Ул – ләхетең уйгач... убылачак балчык.
Бар кыйтгалар ачык –
Чык та йөгер, әнә...
Тартмыйм итәгеңнән.
Тотмыйм кулларыңнан.
Тик телемне генә –
Телем-телем китеп –
Өзмә
Туарга да
Әле өлгермәгән
Нәни улларымнан!
(Луиза Янсуар)
Добавить комментарий