Халыклар бердәмлеге көне: нинди чаралар узачак?
Яңа эш атнасын башладык. Бу атнада шимбә көнне дә эшлибез, чөнки аннан соң тоташ өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәкбез. Шулай булгач ялларны алдан ук планлаштырып куегыз, дуслар!
1 ноябрьдән 7 ноябрьдә Казанның мәдәният йортларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концертлар, лекцияләр, остаханәләр эшләячәк, күргәзмәләре уздырылачак.
3 һәм 4 ноябрьдә шәһәр музейларында “Сәнгать төне” акциясе көтелә. Республиканың Милли музее 3 ноябрьдә “Мәдәни бердәмлек төне”нә чакыра. Музейда 10:00-20:00 вакыт аралыгында төрле остаханәләр эшләячәк, фильм күрсәтеләчәк һәм музыкаль кичә уздырылачак.
4 ноябрьдә «Татарстан – уртак йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты үтә.
5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанга Россиянең ун төбәгеннән 250 катнашучы җыелачак. Алар очрашуда “Без россиялеләр. Яшь патриотлар карашы” төбәкара проект кысаларында үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Добавить комментарий