Хәния Фәрхине тамашачылары флешмоб белән искә алачак
Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкара...
"Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - диде Ринат. Аның сүзләренчә, театр каршына ничә кеше килүгә дә карамастан, флешмоб барыбер узачак.
Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.
"Татар-информ"
Добавить комментарий