Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Харамнан сакланыйк!

Харамнан сакланыйк!

Хәерле җомга көннәре белән, дуслар! Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен дәвам итәбез:

20 июня 2025

-Сугыш башлангач әнинең әбисе янына авыл карчыклары җыела. Гөлбикә әбиебез укымышлы кеше була. “Балалар ачтан шешенде, ризык юк, колхозныкын урласак, харам булмыймы?”,- дип сорыйлар. Гөлбикә әби: “Җирләребез, атларыбыз шунда, ирләрегез сугышта, балаларыгызны ачтан үтермәгез, урлавыгыз бу очракта харам булмый”,- ди.

Ул вакыттагы халыкның әхлагын карагыз, алар барысы да намаз укыган. Бүген ач булмасак та: “Әйдә, колхозныкы”, яки “Әй, барыбер кеше күрми”, -дип нәрсәнедер эләктерергә тырышабыз. Нәтиҗәдә, үзебезгә дә, балаларга да харам керә. Аннары тәртип юк дип зарланышабыз...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера