Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Хатлар йорты» «Ак Барс» турындагы открыткаларын «Салават Юлаев»ка җибәрергә җыена

«Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубына багышланган открыткаларны казанлыларның көндәше — «Салават Юлаев» командасына җибәрергә ниятли. Открыткаларда «Ак Барс» уеннары сурәтләнгән һәм...

«Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубына багышланган открыткаларны казанлыларның көндәше — «Салават Юлаев» командасына җибәрергә ниятли. Открыткаларда «Ак Барс» уеннары сурәтләнгән һәм татар телендә гыйбарәләр язылган.
Хәзерге вакытта клубның фаншопында «барслар» символикасы төшерелгән төрледән-төрле сувенирлар булса да, открыткалар юк иде әле. Берләшмәгә нигез салган Энҗе Садыйкова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
Открыткалардагы текст өч телдә (татар, рус һәм инглиз) язылган. Алар әзер булгач һәм сатуга чыккач, шунда ук зур заказ килгән. Заказ бирүчеләр клубның атрибутикасын коллекцияләүче ике җанатар булып чыккан.
«Яшел дерби» башланыр алдыннан «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» хоккей клублары арасында Континенталь хоккей лигасының плей-офф сериясендә «Татнефть-Арена» Боз сараенда открыткаларның презентациясе үткәрелде һәм «Командага яз» акциясе игълан ителде.
Плей-офф сериясе вакытында уенчылар тышкы дөнья белән элемтәгә кермәскә тырыша, шунлыктан иҗат берләшмәсе фанатларга үз командасына теләктәшлек күрсәтү мөмкинлеге бирергә карар кылган. Открытканы бушлай алып, анда үз теләгеңне язарга мөмкин иде.
Иң яхшы теләкләр социаль челтәрләрдә дөнья күрәчәк һәм клубка тапшырылачак. Шулай ук мондый открыткалар Уфага, «Салават Юлаев» командасы адресына да җибәрелергә мөмкин.
Открыткаларны култамгалар өчен постерлар сыйфатында да кулланып була. Аларның берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сурәтләнгән һәм «Ышаныч» дип язылган.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: