«Хәзинә» галереясендә Казан сынлы сәнгать училищесы күргәзмәсе ачыла
Иртәгә Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы үзенең 125 еллыгына багышланган күргәзмәсен ача. Бу хакта уку йорты җитәкчелеге хәбәр итә.Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары һәм укытучылар...
Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары һәм укытучыларының эшләреннән торган күргәзмә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачыла. Биредә училище студентларының 120 диплом һәм курс эше, укытучыларның утызлап эше куелган. Күргәзмә «Эмпатия» дип атала.
Оештыручылар 1980-2020 еллар аралыгында, ягъни соңгы 40 елда иҗат ителгән эшләргә басым ясаганнар. «Училище академик уку йорты булып тора, ул Казан рәсем мәктәбе реалистик традицияләренең дәвамчысы, шунлыктан тәкъдим ителгән әсәрләр традицион реалистик юнәлешкә карый», — диелгән күргәзмәнең аннотациясендә.
Күргәзмәдә театраль макетлар да шактый урын алган, алар театр рәссамының «кухнясын» күзалларга мөмкинлек. Уку йортында бу юнәлешне Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов алып бара.
Күргәзмә 9 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла.
Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы быел үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге күргәзмә училищеның ТР Сынлы сәнгать музееның хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.
"Татар-информ"
Добавить комментарий