Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ХУШЛАШУ СҮЗЕ

ТР ФА Археология институтының урта гасырлар бүлеге баш фәнни хезмәткәре, ТР ФА мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, күренекле галим-археолог Фаяз Шәрип улы Хуҗин вафат.

Фаяз абый редакциябезнең бик якын дусты иде. “Татарстан” журналында аның милли тарихыбызга, күренекле шәхесләргә, тарихны өйрәнүнең бәхәсле мәсьәләләренә багышланган язмалары дөнья күрде. Ул күп еллар дәвамында журналда тарихка багышланган сәхифәне алып барды. Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган махсус саныбызның фәнни консультанты да Фаяз Хуҗин булды.

Әле бер ай элек кенә фатирында булып, ихлас әңгәмә корган идек. Язма журналыбызның июнь санында басылып чыгачак. Бу аның соңгы интервьюсы булыр дип кем уйлаган...

Тыныч йоклагыз, Фаяз абый. Сез биргән белемнәр, тәрбияләгән шәкертләр, язган китаплар кала – алар бәһасез мирас. Исемегез дә, эшегез дә онытылмас!

Редакция исеменнән Фаяз Хуҗинның гаиләсе, якыннарына күркәм сабырлыклар телибез, авыр кайгысын уртаклашабыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера