Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Ябык әдәби конкурста катнашкан унбиш романның барысын да ир-атлар язган

Нигезләмә буенча роман жанры җиңүчеләренә 500, 400 һәм 300 мең сум күләмендә гонорар каралган.Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурс...

Нигезләмә буенча роман жанры җиңүчеләренә 500, 400 һәм 300 мең сум күләмендә гонорар каралган.
Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурска роман тапшыручыларның барысы да ир-ат авторлар.
«Конкурска катнашкан романнарның унбишен дә ир-атлар язган булуы бик куанычлы. Әдәбиятны гомер-гомергә ир-ат алып барган», — диде конкурсның жюри рәисе Ркаил Зәйдулла әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
«Әлбәттә, бөтен өлкәдә дә хәзер хатын-кыз алгы планга чыга. Поэзиядә Лилия Гыйбадуллина килеп чыкты. Ул хәзер безнең әдәбиятның йолдызы. Ә инде роман жанрында ир-атларның булуы балансны күрсәтә», — дип дәвам итте ул фикерен.
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин роман язган унбиш автор арасында билгеле язучылар белән бергә читтә яшәгән таныш түгел кешеләрнең дә булуын әйтте. Кыска исемлеккә үтмәгән романнар арасында да билгеле язучыларның әсәрләре бар.
Нигезләмә буенча роман жанры җиңүчеләренә 500, 400 һәм 300 мең сум гонорар каралган. Лауреатлар әсәрнең авторлык хокукларын Татарстан китап нәшриятына тапшыра, романнар «Казан утлары» журналында да басылып чыга.
Ябык әдәби конкурс лауреатлары 21 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә бүләкләнәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/08-02-2022/yabyk-d-bi-konkurska-katnashkan-unbish-romanny-barysyn-da-ir-atlar-yazgan-5848873

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: