Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Йөрәк аша үткәреп...

Йөрәк аша үткәреп...

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшләре турында журналыбызда даими бирәбез. Россиядә тиңе булмаган әлеге фонд журналистлар алдында хисап тотты. Дөресрәге, бер еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.Х...

23 сентября 2019

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшләре турында журналыбызда даими бирәбез. Россиядә тиңе булмаган әлеге фонд журналистлар алдында хисап тотты. Дөресрәге, бер еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.
myj_vphciua
Хикмәт менә нәрсәдә, “Ярдәм” хәйрия фонды узган ел “Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә” проекты буенча Россия Президентының 10 миллион сумлык грантын откан иде. Ел дәвамында биш курс оештырылган. Әлеге курс кысаларында, мөмкинлеге чикле 225 кеше сәламәтлеген ныгыткан, рухи яктан да ял иткән. Курсларга килүчеләрнең иң яше – 18дә, иң карты – 89 яшьтә булган. Мисал өчен Бурятиядән килгән Зинаидага музейларда, театрларда йөрү бик ошаган. Ә Кузбасс кызы Гөлнурның укыту программасы күңеленә хуш килгән.
baeqoq7mni0
-Күбебез өйдә чакта каядыр чыгып йөри алмый, үз эченә йомылып утыра,- диде Гөлнур. – Ә бит безнең дә тулы канлы тормыш алып барасыбыз килә. Үзәктә Брайль системасы буенча укырга өйрәндек, бер-беребез белән аралаштык. Физик яктан,  мораль яктан да бер дигән дәва булды ул...
Фонд киләчәктә дә әлеге эшчәнлеген дәвам иттерәчәк. Күрмәүчеләр, коляскада хәрәкәт итүчеләр, ишетмәүчеләр – барлык кешеләр өчен дә “Ярдәм” мәчетенең ишекләр ачык.
 
Руфия Рәхмәтуллина

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: