Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Яшьләр көнен беренче тапкыр елга портында киң күләмле фестиваль белән билгеләп үтәчәкләр

Казанда 27-нче июньдә бөтен ил буенча үткәрелә торган Яшьләр көне беренче тапкыр ачык һавада киң күләмле фестиваль форматында узачак. Бәйрәм үткәрү урыны итеп елга портының төп бинасы янындагы парковк...




Казанда 27-нче июньдә бөтен ил буенча үткәрелә торган Яшьләр көне беренче тапкыр ачык һавада киң күләмле фестиваль форматында узачак. Бәйрәм үткәрү урыны итеп елга портының төп бинасы янындагы парковка мәйданчыгы сайланган. Фестивальдә 10 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Фестиваль программасында – урам биюләре, стритбол, BMX һәм скейтбординг буенча ярышлар, арт-объектлар күргәзмәсе, винил-маркет. Мәйданчыкта фуд-корт зонасы һәм лаундж-зона оештырылачак. Шулай ук иҗтимагый оешмалар турында мәгариф лекторий уздырыла.
Төп сәхнәдә яшь башкаручыларның «Волга-Волга» музыка конкурсы оештырыла, анда «SILFRED CREW», Митя Бурмистров, «Мураками» һ.б. Казан музыка төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.
Фестивальнең хедлайнерлары ТНТ Terry-да «Песни» тамашасының беренче сезоны җиңүчесе (Олег Терновой), Россиянең танылган ди-джее DJ KASHIN һәм «VOLAC» электрон дуэты булачак.
Быел Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешенә 25 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, 27-нче июньдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча «Бер дулкында» республика премиясен тапшыру булачак, шулай ук Казанның яшьләр сәясәте белгечләре һәм активистлары бүләкләнәчәк.

KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: