Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар

 Кичә Глазгода 2021 елда кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшыру тантанасы булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.Бу көнне Шотландиядә быелгы чемпионат төгәлләнде. Сүз...


 Кичә Глазгода 2021 елда кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшыру тантанасы булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.


Бу көнне Шотландиядә быелгы чемпионат төгәлләнде. Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасы анда 13 алтын медаль яулады һәм гомуми зачетта лидер булды. Ярышлар тәмамланганнан соң Европа йөзү лигасы бюросы (LEN) һәм 2019 елгы Европа чемпионаты вәкилләре «Толкросс» халыкара йөзү үзәгендә Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковка флагны тапшырды.


«Беркемдә дә Казанның әлеге чемпионатны һәм 2024 елда спортның судагы төрләре буенча Европа чемпионатын иң югары дәрәҗәдә үткәрә алу-алмавына бәйле сораулар тумады», - диде Сальников барысының да ТР башкаласының заявкасын хуплавын искәртеп.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: