Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җылы ноябрь!

Җылы ноябрь!

Хәерле көн, дуслар. Бәйрәмнәр котлы булсын. Ноябрь башыннан бирле республикада аномаль җылы һава торышы саклана. Уртача һава температурасы нормадан берничә градуска югары күрсәтә.

07 ноябрь 2025

Татарстан Гидрометеорология үзәге атна азагына кадәр шундый һава торышы булачак дип ышандыра. Яңгырлар да вәгъдә итәләр. Ә көзге яңгыр җир өчен алтын бәясенә тиң. Ноябрь аена халык сынамышлары нинди соң?

6 ноябрьдә ай якты булса – җылыта, аз гына күренсә – суыта.
8 ноябрь иртәдән бәс төшсә – карлы кышка ишарә.
12 ноябрь кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
14 ноябрь кар төшсә, язын су күп булыр.
17 ноябрь җылы торса, кыш суык булмас.
20 ноябрь ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар.
Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
27 ноябрьдә көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эремәс.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера