Җырлаган өчен штраф?!
Лаеклы гомер юлы узган өлкәннәребез турында “Татарстан” журналы даими яза. Чаллыда яшәүче РСФСРның атказанган укытучысы Ирек Уразаев та шундый геройларыбызның берсе. Нәкъ бер атнадан 93 яшен тутыра ул. (Дөрес, аңа әле җитмештән дә артыкны бирмәссең.
22 апреля 2024
Туган көне алдыннан Ирек абыйның хәлен белештек. “Бар да яхшы, Аллага шөкер”,- диде ул көр тавыш белән.
Ирек Уразаевны Зәй, Чаллы халкы яхшы белә. 1963 елда Зәй районының Бигеш балалар йортын ачкан кеше. 1977 елга кадәр балалар йортын җитәкләгән. Ятим балаларга чын мәгънәсендә әти булган. Аннан соң Ирек абый Чаллыга күченә. Мәктәп директоры, завуч, мөгаллим – лаеклы ялга чыккач та дистә ел эшли әле.
Ирек Уразаевның хәтер сандыгында нинди генә истәлекләр юк. Менә шуның берсе:
“Сугыш башланганда безнең өйдә радио бар иде. Шуннан җырлар тыңлап, кич утыра идек. Безнең нәселдә барысы да җырчы. Сугышта һәлак булган Рөстәм абыйга 1941 елны хәтта җырлаган өчен штраф салдылар. Ул чорда бит, дошман күрмәсен өчен, кичен ут та кабызмадык. Әтәчләрне суеп, этләрне атып бетердек. Абый кич белән эштән кайтканда урамнан җырлап узган. Шул вакытта авыл кешеләре тиешле органга барып, абыйны әләкләгән. Әти-әнигә, болай да юк акчаны штраф өчен бирергә туры килде...”
Добавить комментарий