Үзәк Банк биржада валюта сатып алганда физик затлардан 30% комиссия алырга кушты
РФ Президенты Владимир Путин элегрәк санкцияләргә каршы махсус икътисади чаралар куллану һәм күләме 10 мең доллардан артып киткән чит ил валютасын илдән чыгаруны тыю турындагы указны имзалаган иде.Рос...
Россия Банкы 3 марттан башлап брокерларга физик затлар биржада доллар, евро һәм фунт стерлинг сатып алган вакытта клиентлардан ким дигәндә 30 процент комиссия алырга боерды. Бу хакта базарда катнашучылар хәбәр итә, дип яза РИА Новости агентлыгы.
«Россия Банкының язма боерыгы нигезендә, 2022 елның 3 мартыннан Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән Россия брокерлары физик затларның чит ил валютасын (АКШ доллары, евро һәм фунт стерлинг) сатып алу буенча күрсәтмәләрен үтәгән вакытта килешү суммасының 30 процентыннан да ким булмаган күләмдә комиссия алырга тиеш», - дип хәбәр итә «Атон» үз сайтында.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге чара бу күрсәтмә үз көчен югалтканчыга кадәр гамәлдә булачак.
Россия Банкында ачыклык кертүләренчә, комиссия брокерларның банклар (аларда валюта сатып алу һәм сату курслары төрле) белән көндәшлеген тигезли.
РФ Президенты Владимир Путин элегрәк санкцияләргә каршы махсус икътисади чаралар куллану һәм күләме 10 мең доллардан артып киткән чит ил валютасын илдән чыгаруны тыю турындагы указны имзалаган иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/03-03-2022/z-k-bank-birzhada-valyuta-satyp-alganda-fizik-zatlardan-30-komissiya-alyrga-kushty-5850547
Добавить комментарий