Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Зәйдә яңа цех ачылды

Бүген Иске Зәй бистәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү максатында төзелгән зур, заманча цех ачылды. Объектны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис...

Бүген Иске Зәй бистәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү максатында төзелгән зур, заманча цех ачылды. Объектны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвесторыбыз Илшат Фәрдиев, “Агросила” холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнаштылар.



«Агрокөч»  холдингының 5нче үзәк цехы Иске Зәй бистәсенең элекке Сельхозтехника базасында (комбайн ремонтлау депосы)  җәен төзелә башлап, бүген файдалануга тапшырылды. Цех 1620 квадрат метр мәйдан били,  ул өр-яңадан эшләнде, түбәсе ябылды, эче җылытылды, яктырткычлар белән тәэм инителеп, заманча объектка әйләнде. Анда эш өчен кирәкле җиһазлар, станоклар урнаштырылды. Цехны Илдус Мөхәммәтшин җитәкли. Биредә  «Ропа» маркалы чөгендер җыю һәм төяү,  «Фенд» тракторлары ремонтлана. Моңа кадәр алар холдинг остаханәсенә алып барылып ремонтлана иде.  Шул рәвешле, яңа цех юл чыгымнарын киметә, вакытны янга калдыра.  Әлеге цехта барлыгы   35  белгеч  һәм эшче хезмәт куячак, моның белән без күпмедер дәрәҗәдә халык мәшгульлеген дә хәл итәбез, диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. Әлеге объектны төзүгә үз өлешен керткән җитәкчеләр һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.






Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: