Зәйдә - Питрау бәйрәме
12 июль көнне Зәйдә, Кашка тауда, Питрау бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмне Изге апостоллар көне дип тә атыйлар. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең...
15 июля 2019
Елдагыча Питрау бәйрәмендә борынгыдан килгән йолаларны, традицион костюмнарны, уеннарны күрергә мөмкин булды. Шунысы кызыклы: әлеге бәйрәмдә кызыксынучылар өчен хәтта себерке бәйләү буенча мастер-класслар да уздырылды.
Концерт өлешенә килгәндә, ул ике зонада оештырылды: балалар өчен һәм яшьләр белән олылар өчен концерт мәйданнары. Беренче зонада балалар ансамбльләре чыгыш ясады, ә инде икенчесендә төрле милли уеннар, конкурслар булып узды, татар эстрада йолдызлары чыгыш ясады.
Конкурслар да күңелле үтте. Иң көтеп алынганы – “Питрау чибәре” конкурсы. Әлеге бәйгедә кызлар үзләренең талантларын, борынгы йола- традицияләрне ничек белүләрен күрсәттеләр. Быелгы конкурста биюче кыз Фәлахова Лиана җинүче дип табылды.
Бәйрәм Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстанда керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров, татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Рабит Батулла һәм башкалар катнашында узды.
Автор: Диләрә Талипова
Фото автора
Добавить комментарий