Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Зифа Кадыйрова әсәре - Казан сәхнәсендә

Зифа Кадыйрова әсәре - Казан сәхнәсендә

29 нчы, 30 нчы сентябрь көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Казан сәхнәсендә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим итәләр.Бу спектакль Чаллыда күп тамашачыларның мә...

30 сентября 2016

29 нчы, 30 нчы сентябрь көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Казан сәхнәсендә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим итәләр.
Бу спектакль Чаллыда күп тамашачыларның мәхәббәтен яулады, диде язучы «Татар-информ» агентлыгына. «Мин гаиләгә кагылышлы әйберләр генә язам. Минем әсәрләрдән сәясәткә, фәлсәфәгә кагылышлы темаларны тартып чыгару авыр. Мин гаиләдә проблема туганда аерым кешеләр аларны ничек җиңә, шуны күрсәтәм», – диде ул.
«Спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, инсценировка авторы – танылган шагыйрь, драматург, Г. Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла.
Зифа Кадыйрова әсәренең сәхнәләштерүенә сөенүе белән уртаклашты. Спектакльне Казан тамашачасына тәкъдим итүнең үзе бер җаваплылык булуына да басым ясады.
Тамашачы спектакльне җылы кабул итте. Чаллы театры артистларын һәм әсәрне сәхнәгә куючыларны ахырда алкышларга күмде. Шулай итеп, "Язмыш сынавы" К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә үз сынавын лаеклы үтте.
 

Добавить комментарий

Тема номера