Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Зилә Вәлиева FIFA чемпионаты вакытында "Казан Кремле" музеена килүчеләр саны артуын әйтте

Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганнан бирле, "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүчеләр саны арткан. 11 көн эчендә музейны 163 меңнән артык турист караган. Бу...

Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганнан бирле, "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүчеләр саны арткан. 11 көн эчендә музейны 163 меңнән артык турист караган. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
"Шунысы куандыра: җанатарлар футбол матчларын карарга гына килмәгән. Алар музейларга йөри, күргәзмә-концертлар карый, флешмобларда катнаша. Шул рәвешле алар безнең тарихыбыз, мәдәниятебез, халкыбызның тормыш-көнкүреше белән таныша. Безгә алга таба да Татарстаныбызның мәдәни үсешен, спорт өлкәләрендә ирешкән уңышларын төрле чаралар ярдәмендә күрсәтүне дәвам итәргә кирәк, чөнки туристларга кызык", - диде ул.
Зилә Вәлиева хәбәр итүенчә, туристларда Ислам мәдәнияте музеенда урнашкан шәмаил, тугралар зур кызыксыну уяткан. "Согуд һәм Иран илләреннән килгән туристлар дини темалар белән кызыксына. Алар тугра, шәмаилләрне карый, шулай ук христиан дине хакында да сораштыралар. Музейның Благовещенск соборында булдылар", - диде ул.
Туристлар социаль челтәрләргә КазанскийКремль#хэштегы белән фотосурәтләр кертә. "Социаль челтәрләрне күзәтеп барабыз, әлегә бары тик уңай фикерләр генә язалар. Алага таба да шулай дәвам итсен өчен тырышабыз. Күптән түгел Колумбиядән килгән бер турист музейларыбызны мактап язган иде. Ул һәркемгә "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын карарга киңәш иткән. Безнең өчен моннан да зур бәя юк", - диде Зилә Вәлиева.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: