Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Зуля Камалова “Рус эволюциясен” Земфира белән төгәлли

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли. Бу хакта Казанда уздырылган очрашуы вакытында Зуля Камалова үзе хәбәр итте.“Без...

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли. Бу хакта Казанда уздырылган очрашуы вакытында Зуля Камалова үзе хәбәр итте.
“Без соңгы 100 елдагы рус җырларын башкарабыз. Утесовтан башлап, Прокофьев, Шостаковичны кертеп, йөзъеллыкны ерып чыгабыз да, Земфира белән тәмамлыйбыз, - ди Зуля Камалова. - Материал сайлаганда, үз яшьлегемдә миңа якын булган Алла Пугачеваны һәм Виктор Цойны алдым. Соңгы бер-ике дистә елда гына икеләндем. Тагын да соңрак чыкканнарны эзләгән идем дә, барып чыкмады - соңгы йөзъеллык Земфира белән төгәлләнә”.
“Бу кавер-версияләр түгел, - дип ачыклык кертә Зуля. – Музыкантлар композицияләрне үзләренчә ача. Без кинохрониканы да файдаланабыз. Соңгы йөзъеллыкның бөтен эре мизгелләре буенча йөреп чыгабыз. Сәясәтсез генә, бары тик тарих...”
Мәгълүмат өчен. Зуля Камалова Сарапул шәһәрендә туып үскән татар җырчысы. Австралиядә яши. Казанда ул соңгы тапкыр август ахыры – сентябрь башында булды. Җырчы Сәмаркандтан - Шарк Тароналари музыкаль фестиваленнән кайтып быршлый тукталган иде.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: