Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Журналистларның үз китапханәсе бар!

Күпләр бәлки белмидер дә – без эшләгән “Татмедиа” бинасында саллы гына китапханә бар. Моннан егерме, утыз ел элек тә эшләгән ул. Кайчандыр биредә өчәр китапханәче булган.

Бүген исә китапханә мөдире Роза Камалетдинова. Аны күпләр язучы, журналист буларак белә. Җитмеш яшендә исә Роза апа үзенә яңа һөнәр үзләштергән.
-Университетны тәмамлагач та китапханәче булып эшләп алган идем,- ди Роза Камалетдинова. – Картайган көндә янәдән бу һөнәрне искә төшерермен дип уйламадым, әлбәттә. Үземә ошый, коллегалар белән аралашам, дөньядан артта калмаска да яхшы. Китапханәдә һәр төр укучы өчен китаплар бар: яңалары да кайтып тора. Кайберәүләр китапларны өеннән дә алып килеп бүләк итә. “Татмедиа”да чыккан барлык газета-журналлар да китапханәгә килә. Даими укучылар бар. Журналистлар укырга ярата торган халык, гомергә шулай булды.
 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: