Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды
Казанның “Тасма” стадионында бүген яшь футболчыларның бөтенроссия турнирының финал уеннары башланды. Шулай ук Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары катнашында юнифайт-м...
![Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/05/18/0138.jpg)
Казанның “Тасма” стадионында бүген яшь футболчыларның бөтенроссия турнирының финал уеннары башланды. Шулай ук Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары катнашында юнифайт-матч оештырылды.
![ÞÃâúÃâ¬Ãâ¹Ãâøõ Ãâøýðûð òÃÂõÃâ¬Ã¾ÃÂÃÂøùÃÂúþóþ ÃâÃÆÃâ¬Ã½Ã¸Ãâ¬Ã° ââ¬ÅÚþöðýÃâ¹Ã¹ üÃÂÃâ¡Ã¢â¬Â](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/05/18/KSF_0560.jpg)
Тантаналы ачылышта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.
![ÞÃâúÃâ¬Ãâ¹Ãâøõ Ãâøýðûð òÃÂõÃâ¬Ã¾ÃÂÃÂøùÃÂúþóþ ÃâÃÆÃâ¬Ã½Ã¸Ãâ¬Ã° ââ¬ÅÚþöðýÃâ¹Ã¹ üÃÂÃâ¡Ã¢â¬Â](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/05/18/KSF_0595.jpg)
#Готовы #Открыть сердца бөтенроссия инклюзив кампания кысаларында футбол буенча Дөнья чемпионатын ачканнан һәм тәкъдим иткәннән соң юнифайт-матч үткәрелде.
Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары бер командада уйнадылар. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды.
![ÞÃâúÃâ¬Ãâ¹Ãâøõ Ãâøýðûð òÃÂõÃâ¬Ã¾ÃÂÃÂøùÃÂúþóþ ÃâÃÆÃâ¬Ã½Ã¸Ãâ¬Ã° ââ¬ÅÚþöðýÃâ¹Ã¹ üÃÂÃâ¡Ã¢â¬Â](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/05/18/KSF_0745.jpg)
- Проектның төп максаты – аерым ихтыяҗлы кешеләрне социаль изоляцияләү проблемасына күбрәк игътибар җәлеп итү һәм аларның чиксез потенциалын ачарга ярдәм итү.
“Татар-информ”
Фото: Салават Камалетдинов
Добавить комментарий