Татарстан

Общественно-политическое издание

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты экологларга 16 автомобиль ачкычы тапшырды

 Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләренә 16 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантана Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт з...

 
Татарстан Президенты экологларга 16 автомобиль ачкычы тапшырды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләренә 16 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантана Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданда узды.
Церемония вручения Президентом РТ автотранспортных средств территориальным управлениям Министерства экологии и природных ресурсов РТ.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Казан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Чаллы, Арча, Әлмәт территориаль идарәләре хезмәткәрләренә 12 «Шевроле Нива», ике «Лада Приора», УАЗ һәм Polaris мотовездеходы тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов экологларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, яңа машиналар Татарстанда табигатьне саклау законнарын бозу очракларын тагын да оперативрак төстә ачыкларга ярдәм итәчәк.
Церемония вручения Президентом РТ автотранспортных средств территориальным управлениям Министерства экологии и природных ресурсов РТ.
Әлеге чара «ЭКОяз-2018» акциясенә рәсми рәвештә старт бирде. Быел ул #айдавыходи шигаре астында узачак. Ике ай эчендә республика территориясенең санитар-экология торышын яхшырту буенча зур эш башкарылачак. Аның барышында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм аларны бетерүгә төп басым ясалачак.
Церемония вручения Президентом РТ автотранспортных средств территориальным управлениям Министерства экологии и природных ресурсов РТ.
 
«Татар-информ»

Фото: tatarstan.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: