Татарстан

Общественно-политическое издание

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда көймәдән егылып төшеп суга баткан ир-атны эзләү дәвам итә

3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән 48 яшьлек ир-атны эзләвен дәвам итә.Алар гомуми озынлыгы 20 чакрым тәш...

3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән 48 яшьлек ир-атны эзләвен дәвам итә.


Алар гомуми озынлыгы 20 чакрым тәшкил иткән яр буе зонасы һәм яр буе чикләрендәге акватория участогын җентекләп тикшергән инде.


Моннан тыш, эзләү эшләренә 3нче зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме дә кушылган. Алар 3 мең квадрат метр мәйданны энә күзеннән үткәргән.


Җирле балыкчылар белән бергә 1000 квадрат метрга якын мәйданны эхолот ярдәмендә тикшергәннәр. Әмма ир-ат табылмаган.


«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда, Кама елгасында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән ир-атны эзләүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koimadan-egylyp-tosep-suga-batkan-ir-atny-ezlau-davam-ita-5857367

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: