Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика җитәкчелегенә «Таврида – АРТ» фестиваленең филиалын оештыру тәкъдиме белән чыгачак. Бу хакта ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.«Мондый арт-киңлек...
«Мондый арт-киңлек креатив индустрияләрне үстерү өчен тирәлек булдырырга ярдәм итәчәк. Идея кызыклы һәм яшьләр өчен кирәкле, шуңа күрә республика җитәкчелегенә формат һәм мәйданчыклар буенча тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк, ә федераль дәрәҗәдә ярдәм бу процессларны тизләтәчәк», – дип аңлатты министр.
Дамир Фәттахов шулай ук Татарстан делегациясенең «Таврида – АРТ» иҗат берләшмәләре фестивалендә иң күп санлыларның берсе булуын да өстәде. Аның фикеренчә, биредә бик зур иҗади потенциалга ия балалар катнашкан.
«Креатив индустрияләрне үстерү - яшьләр өчен кирәкле юнәлешләрнең берсе. Алар яңа креатив идеяләр уйлап табу, уникаль атмосфера тудыру мөмкинлегенә ия», - ди Татарстан яшьләр эшләре министры.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Таврида – АРТ» иҗат берлекләре фестивалендә Татарстаннан катнашучылар 6 млн сумнан артык грант алган. Фестиваль Кырымда 20-26 август көннәрендә узды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән 4,5 меңнән артык яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе катнашты.
"Татар-информ"
Добавить комментарий