Татарстан

Общественно-политическое издание

Здесь побывал «Татарстан»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы декабрьдә вакцинация пунктларының эше ничек үзгәрәчәге турында сөйләде

«Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, Казанда җомга көнне, 17 декабрьдә, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пунктларының эш режимы үзгәрәчәк. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрл...

«Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, Казанда җомга көнне, 17 декабрьдә, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пунктларының эш режимы үзгәрәчәк. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Мега» сәүдә үзәгендә прививкалар пункты тәүлек буе эшли башлый, җомга көннән башлап медиклар прививкаларны көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр ясатачаклар.
Kazan Mall медиклары көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләүләрен дәвам итәләр. Әмма 30 декабрьдә бу пункт эшне  кичке сигездә төгәлләячәк.
Җиңү проспектында һәм 2 нче Азино проспектында урнашкан «Мегастрой» да медиклар  көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ә 18 декабрьдән бу пунктлар ябылачак.
«Парк Хаус» та медиклар кабат вакцинация үтәргә кирәк булган кешеләр яки ярты ел элек авырган кешеләр өчен көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. «Южный» сәүдә үзәгендә урнашкан мәйданчык та шундый ук режимда кабул итә.
Хәзерге вакытта ябык «Барионикс» аквапаркында иртәнге 9 дан кичке 5кә кадәр прививка ясыйлар. Бу пункт шимбә көннән ябылачак.
«Саклык банкы» (Пушкин ур., 4) офисында урнашкан прививка пункты дүшәмбедән җомгага кадәр – 9.00-18.00, Камалеев ур., 26/12 - эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итә. Соңгысы эшен 17 декабрьдә кичке биштә тәмамлый.
«Сәйдәш» Мәдәни Үзәге дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 – 17.00 сәгатьләрдә, 30-нчы декабрь көнне соңгы эш көнен эшли. «Московский» мәдәни – күңел ачу үзәге-дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексының прививка пункты дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли, киләсе атнада эшне төгәлләячәкләр.
7-нче номерлы Казан клиник хастаханәсе янындагы мобиль пункт тәүлек буе эшли.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: