Татарстан

Общественно-политическое издание

Здесь побывал «Татарстан»

Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Леоновны ТР спорт министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы чыганагы.Владимир Леонов 1977 елның 25 авгус...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Леоновны ТР спорт министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы чыганагы.

Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туган. 1995 елда - Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары белгече (бакалавр).
В.Леонов ТР ШТК яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, «Дүрт татар» телевизион иҗат берләшмәсе ҖЧҖ директоры, «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры, «Рубин» футбол клубы генераль директоры вазифаларын башкарган.
2014 елның февраленнән РФ вице-премьеры Игорь Шуваловның беренче ярдәмчесе булды.
2014 елның 17 сентябреннән бүгенгә кадәр, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Владимир Леонов Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры булып эшләде.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: