Татарстан парламент җитәкчесе республикада узган сайлауларга бәя бирде
Иң ерак һәм караңгы авылларда да өлкәннәр сәяси вакыйгаларны күзәтә — Ф. Мөхәммәтшин
19 сентября 2016
15 ел узганнан соң, Дәүләт Думасына сайлаулар быел катнаш системада — бер мандатлы һәм партия исемлекләре буенча узды. Хәзер һәр округта үз депутаталары булачак, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Ул шулай ук социаль юнәлештә булган Президент программаларының Татарстандагы барлык торак пункталарга да үзгәреш кертүен, ул үзгәрешләрне халыкның уңай кабул итүен ассызыклады.
“Бу сайлауларлда көндәшлек югары булды. Партияләрнең саны гына да 14. Бер мандатлы округлар буенча 42 кандидат сайлаучылар тавышлары өчен көрәште. Аларның 41се сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителсә, берсе үзен үзе тәкъдим итте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе сайлауларның ачык булуын ассызыклап, 500 дән артык ММЧ вәкиленең сайлау камапаниясен яктыртуын билгеләп үтте. Сайлау участокларында 12,5 меңнән артык күзәтүченең республикадагы сайлауларда беренче тапкыр катнашуын да әйтте.
“Татарстанның иң ерак һәм караңгы авылларында да өлкән яшьтәгеләрнең коммуналь хезмәтләр, төзекләндерү, ветераннары торак белән тәэмин итү мәсьәләре белән бергә, АКШтагы сайлауларда, сезнең фикерегезчә, Трампмы әллә Хилари Клинтон җиңәчәкме дигән сораулар бирүләре мине гаҗәпкә калдырды. Халык дөньяда барган сәяси вакыйгаларны күзәтеп бара һәм бу безне бик сөендерә”, - диде ул.
Добавить комментарий