Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Могҗиза шаһитлары

Могҗиза шаһитлары

– Татарстаннан килгән кунаклар – «Без», ә башка төбәкләрдән килгәннәр – «Булдырабыз!» дип кычкыра. Әйдәгез, эшләп карыйк әле! – дип мөрәҗәгать итә алып баручы бәйрәм сәхнәсе тирәсендәге тамашачыларга. Колакны ярырлык «Без булдырабыз!» сөрәне Болгарга һәм Идел елгасы буйлап тарала. – Мин сезнең кайсы яклардан килгәнегезне белергә телим. Биредә Түбән Новгород бармы? – дип дәвам итә алып баручы. – Без монда! – Ульяновск? – Монда! – Пермь! Омск! Иркутск! Уфа! Архангельск! Пенза! Киров өлкәсе! Төмән өлкәсе! – һәркем «Изге Болгар җыены» вакытында Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәргә җыелган меңләгән кешенең аны ишетүен тели.

15 июня 2022

Бәйрәм гомумфедераль дәрәҗәдәге чара дип игълан ителде, әмма Татарстанга кунаклар бөтен дөньядан килгән кебек. Тантаналы бәйрәмне кабул итүче Болгар бу сәгатьләрдә ярминкә, һөнәрчелек остаханәләре, азык‑төлек тулы киштәләр, җыр‑биюле сәхнәләрне туплап, кайнап торган шәһәргә әверелде. Һәркем бирегә килгән имамнарның берәрсе янына килеп сөйләшә-аралаша, алардан хәер-фатиха алу мөмкинлегенә ия. Кешеләр барысына да өлгерергә тырыша: Болгарның борынгы һәйкәлләрен карарга да, хәләл тәм-томнарны авыз итәргә дә, тантаналы тамашаны карарга да, бергәләшеп өйлә намазын укырга да…
IMG_3218
IMG_3281
Иман һәм бердәмлек тантанасы мохитендә тарихи истәлекле көнне күз алдына китерү дә җиңел.
– Күңелләрдә ышаныч булмый торып, мондый салкында яшәп буламы? Мондагы кешеләрнең күңелен дин җылытыр, иншаллаһ. Менә күрерсез: бу җирләрдә Аллаһ кодрәте белән ислам таралыр, – ди сәхнәдән Алмыш хан образындагы актер.
ALEX4612
Һава торышы куанырлык түгел: кояш болыт артына качуга, салкын яңгыр башлана, боз да явып китә, аннан соң ялтырап янә кояш чыга. Әмма моңа беркем дә игътибар итми. Җәмигъ мәчете янындагы сәхнә тирәли җыелган халык ислам кабул итүнең татарлар һәм әлеге гаҗәеп дин белән очрашкан һәр кешенең тормышында никадәр зур роль уйнаганлыгы, бөек иман кыйммәтен һәм ислам дөньясына якынлыкны безнең төбәкнең ничек саклап калганлыгы һәм ныгытканлыгы турында чыгышларны күңел салып тыңлый. Мең дә бер йөз ел элек Идел буе Болгарстаны бер илдән килгән илчеләрне каршылаган булса, хәзер дөньяның 76 дәүләтеннән 27 илчелек делегациясен үзендә кабул итә.
_5215361
IMG_3104
Сәхнәдә милли киемнәрдәге артистлар башкаруында сәламләү җыры яңгырый. «Болгарым, Казаным! Шаула син җырларда», – дип җырлый алар.
Мөхтәрәм кунаклар тантаналы котлау сүзләрен ирештерә. Тәүбә намазын, тәүбә-истигъфар догаларын укыйлар. Тантана тәмамлана, өйлә намазына дәшеп, азан яңгырый. Берничә йөз, ә бәлки әле меңләгән мөселман Җәмигъ мәчете эчендә һәм аның диварлары янында намазга тезелә. Алар төрле телләрдә сөйләшә, әмма намаз иманга, рухияткә, Аллаһка омтылышта һәркемне берләштерә.
IMG_3308
IMG_3135
Тантана тәмам. Кунаклар таралыша. Аларның күбесе Болгардан туп‑туры үз илләренә – меңнәрчә чакрымга сузылган кайтыр юлга кузгала. Җыен кунакларының хатирәләре төрле булачак, ләкин бик күпләрдә һичшиксез уртак тойгы – могҗизага кагылу, анда шәхсән катнашу хисе калачак.
Крганов
Әлбир Крганов, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Чуваш Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе:
– Бу бәйрәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең күпьеллык намуслы патриотик эшчәнлегеннән башка уза алмас иде. Мин аның сүзләрен искә төшерәсем килә: «Болгар һәм Зөянең яңадан торгызылган тарихи һәйкәлләре һәр заман өчен кешеләрне рухи җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиеш. Безнең игелекле уртак хезмәтебез замандашларыбыз һәм киләчәк буыннар тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк. Без тотынганбыз икән, уңыш килер, иншаллаһ. Мин моңа ышанам, без булдырабыз…» Берничә көн дәвамында иксез-чиксез сөекле ватаныбызның үзәгендә мөһим вакыйгалар – KazanSummit форумы да, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы да уза. Бу – татарларның, мөселманнарның халыклар арасындагы татулыкны, илебездәге иминлекне ныгытуга зур өлеш кертүен раслый. Дус булмаган илләр исемлегендәге 48 дәүләт арасында бер мөселман иле дә юк... Бу исә төбәк хакимиятләренең дә, федераль үзәкнең дә төрле дин һәм милләтләргә карата сабыр-түземле сәясәт алып баруы белән бәйле.
Абдуллахи Шеху, Посол Федеративной Республики Нигерия в России(1)
Абдуллаһи Шеһу, Нигерия Федератив Республикасының Россиядәге Илчесе:
– Мин Татарстанга KazanSummit 2022 форумында катнашу, шулай ук Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан узачак тантаналарның шаһиты булу өчен килдем. Казан кешеләре белән аралашу бик кызык булды. Мөселман, православие һәм башка конфессия вәкилләренең бер‑берсе белән тату яшәвен күрү аеруча шаккатырды. Без әле генә бу диварлар янында күпме кеше гыйбадәт кылганын күрдек. Алар дингә бик җитди карый, ләкин бу аларны таркатмый, ә башкалар белән берләштерә генә. Безнең өчен бу мәдәнияттән, әлеге бердәмлек һәм шул ук вакытта төрлелектән өйрәнерлек нәрсәләр бар. Минем Болгарга беренче килүем, әмма бирегә тагын бер әйләнеп кайтырмын, дип өметләнәм
Ришат Давыдов, имам-хазрат Тулы и Тульской области
Ришат хәзрәт Давыдов, Тула шәһәре һәм Тула өлкәсе имамы:
– Минем өчен Болгарга һәр сәфәр – бик көчле хис-кичерешләр ул. Идел, Җәмигъ мәчете, Ак мәчет... Бу – тарих өчен бик мөһим урын. Минтимер Шәймиев инициативасы белән боларның барысы да яңадан торгызылуына бик сөенәм. Барысы да кешеләр өчен, халык өчен.
Мохаммед Башив, волонтер, Южная Индия
Мөхәммәд Бәшив, волонтер, Көньяк Һиндстан:
– Мин Татарстанга, Казанга һәм Болгарга беренче тапкыр килдем. Һиндстанда мин табиблыкка укыйм. Мин – мөселман. Биредә кешеләрнең нинди игелекле икәнен күрү күңелле. Бәхет, канәгатьлек мохите тоемлана. Бу исә бик рухландыра.
Финдия Давлятхозина, председатель мусульманской Чунского общества мусульман, Чунский район, Иркутская область
Финдия Дәүләтхуҗина, Иркутск өлкәсе Чун районының Чун мөселман җәмгыяте рәисе:
– «Изге Болгар җыены»на беренче тапкыр гына килүем түгел, ләкин бу сәфәр һәрвакыт көчле хис-кичерешләр калдыра. Бәйрәм елдан‑ел киңрәк колач ала. Болгар мине һәрвакыт энергия белән баета, мин аның ата-бабаларыбыз җире икәнлеген, кече һәм зур ватаныбызның бөеклеген тоям. Бу юлы мин ярдәм сорап та килдем. Безнең җәмгыять әле күптән түгел генә оешты, анда 12 генә кеше. Быел Рамазан ае дәвамында без беренче тапкыр тәравих намазын укыдык, тик әлегә – вакытлы мәчет бинасында гына. Хәзер без даими бина төзибез. Бу игелекле эшебездә безгә ярдәм кирәк. Татарстандагы Бөтендөнья татар конгрессы безне татарча китап һәм дини әдәбият белән тәэмин итә. Барлык планнарыбыз да тормышка ашыр, дип өметләнәм.
Нурлан Кайрбеков, делегат Духовного управления мусульман Казахстана
Нурлан Кайрбеков, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте делегаты:
– Без монда бик күп башка дин вәкилләрен күрәбез. Бу исә халыклар дуслыгы һәм татулыгы турында сөйли. Без монда булуыбызга һәм әлеге олуг вакыйгага үз өлешебезне кертүебезгә шат. Әлбәттә, бу зур әһәмияткә ия, изге урын. Мәдәният, тарих, дин – дәүләтнең бөтенлеген тәэмин иткән мөһим өлешләр. Болгарны торгызу – киләчәктә яңа җимешләр бирәчәк бик зур эш ул.
Руслан Бисенгалиев, г.Саратов
Руслан Бисенгалиев, Саратов шәһәре:
– 2000 елда мин Россиядә ислам динен кабул итү тарихы турында диплом яздым. Һәм менә, егерме елдан соң, миңа дусларым белән бергә монда килү насыйп булды. Бүгенге вакыйганы мин Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләре үсешенең яңа чоры буларак кабул итәм. Без монда Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән вә төбәкләрдән килгән кунакларны очраттык. Һава торышы бүген салкын, әмма күңелебездә кичергән хисләр безне җылыта.
Азамат Жумабеков, г.Астрахань
Ренат Калиев, РФндә «KazakhExport» ЭИК» АҖнең чит ил вәкиле:
– Бу дөньяда дин-имансыз яшәп булмый. 1100 ел элек ислам кабул иткән Идел буе Болгарстаны рухи мәркәзгә әйләнә һәм бүген дә күпләрне җәлеп итә торган үзәк булып кала бирә. Тантаналарда катнашу өчен, бик күп кунаклар килгән. Бу мәдәни, икътисадый, дипломатик элемтәләр үсешен көчәйтеп җибәрә. Әлеге җирләр чәчәк атсын, кешеләргә монда бары игелекләр генә насыйп булсын.
Милена, 6 лет, Пензенская область
Милена, 6 яшь, Пенза өлкәсе:
– Без музейларга йөрдек һәм иске корылмаларны карадык. Миңа монда барысы да ошады. Бигрәк тә Ак мәчет. Ул бик матур.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: