«Теләче» сәнәгать паркы – беренче карлыгач
Авыл икътисады. Теләче сәнәгать паркында нәрсәләр җитештерелә
27 января 2020
ҮЗЕБЕЗ ДӘ ЫШАНМАДЫК!»
Татарстанда сәнәгать мәйданнары шактый. Бу «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, технопарклар, «Химград» технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы һ.б. Беренчедән, «Теләче» сәнәгать паркы гап‑гади авыл хуҗалыгы районында эшли башлады. Икенчедән, алда санап киткән оешмалар – зур, көчле инвесторлар өчен, ә «Теләче» сәнәгать паркы яңа эш башлаучыларны күздә тота. Әлегә анда җиде эшмәкәр үз эшен башлаган. Араларында шактый эре оешмалар да бар.
Паркның оешу тарихына килгәндә, юл башы 2012 елга барып тоташа. Ул вакытта район башлыгы булып эшләүче Илдус Зарипов яңа чыккан программага кушылып, Теләчедә сәнәгать паркын булдырырга кирәк, дигән фикергә килә. Бу тәкъдимне республика җитәкчелеге дә хуплый. Чыннан да яхшы форсат: Теләче Казанга якын, яшь, үсеп килүче район. Тиз арада 34 гектар чәчүлек җирен «сәнәгать билгеләнешендәге» категориягә әйләндереп, сәнәгать паркы төзиләр. Шул ук елны биредә Марат Вәлиәхмәтов эш башларга теләк белдерә. Тәвәккәл эшмәкәр, ике ай дигәндә ябык гараж салып, махсус техника кайтарта. Һәм кулланылган резин шиннарны ваклап, спорт мәйданчыклары ясау өчен чимал ясау эшенә керешә.
– Беренче елларны җиңел булмады, әлбәттә, – дип сөйләде Марат Вәлиәхмәтовның уң кулы Альберт Кәримов. – Клиентлар табу, эшне җайлап җибәрү берәүгә дә рәхәт түгел, тик тәвәккәлләсәң, була икән. 2012 елның җәендә бирегә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. «Станокларны кайчан җибәрергә уйлыйсыз?» – дип сорады җитәкче. Кемдер шулвакыт: «1 сентябрьгә», – диде. Мин ул чагында елмаеп та куйган идем, янәсе, ике ай эчендә ничек өлгерәсең, ди? Ә бит вәгъдә үтәлде – 1 сентябьдә эшне башладык.
Биредә эш тәртибен аңлау өчен, махсус белем кирәкми: бер станок зур шиннарны кисәкләргә бүлә, икенчесе шул кисәкләрне ваклап, кап‑кара гранулалар ясый. (Без аны иснәп тә, тотып та карадык: вак резина кисәкчәләре сыман). Аннан шул гранулаларны капчыкларга тутырып, спорт мәйданчыкларына җәю өчен кулланалар. Резина вакларын җилем, махсус сыеклык белән кушып болгаталар да җәяләр, спорт мәйданчыгы өчен өслек әзер!
– Эшсез тормыйбыз, – диде Альберт Кәримов. – Дәүләт заказлары да була, чөнки күп кенә районнарда, шәһәрләребез ишегалларында спорт мәйданчыклары төзелә,шулай ук аерым оешмалар да мөрәҗәгать итә. Миңа калса, алга таба да шулай булачак.
Ә кулланылган шиннарны сәнәгать паркына ук китереп бирәләр икән. Кемнәрме? Техникасы булган зур оешмалар, шиномонтаж тотучылар. Яңа закон буенча, кулланылган шиннарны үтилләштерү турында документ булырга теш. Марат Вәлиәхмәтов оешмасы нәкъ шундый документны бирә. Мәгълүм әйтемдәге кебек: «Бүре дә тук, сарык та исән».
«ТЫЛСЫМ»
Пластмассадан төрле савытлар, көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы оешмасы да эшли биредә. Берничә кисмәккә тутырылган гранулаларга химик сыеклык кушалар һәм формаларга агызалар, алга таба бизәкле, төсле савытлар барлыкка килә. Алар бер‑бер артлы конвейердан төшеп тора. Бу бит гади бер авыл районында!
Пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы бу үзәк «Теләче» сәнәгать паркының иң эре оешмасы. Биш ел эчендә үзләрен республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә күрсәтә алганнар. Зур‑зур сәүдә челтәрләре белән килешү төзегәннәр. Алар җитештергән савытларны күп җирдә күрергә була. (Сәүдә үзәкләренә кергәч, махсус карадым: киштәләрдә Теләчедә җитештерелгән савыт-сабалар күп икән бит!)
– Безнең оешманың инвесторлары – төрекләр, – диде үзәкнең җитәкчесе Госман Кәбиров. – Төрек вәкилләре үзләре дә монда яши, эшне оештыруда да катнаша. Паркта эшләүчеләр өчен махсус йортлар төзеделәр, аны аренда килешүе нигезендә бирәләр. Без дә гаиләбез белән Казаннан күченеп килдек, шундый йортларның берсендә яшибез. Безнең кебек кешеләр, гаиләләр
– Клиентлар табу, эшне җайлап җибәрү берәүгә дә рәхәт түгел, тик тәвәккәлләсәң, була икән, – диде Альберт Кәримов.
– Без гаиләбез белән Казаннан күченеп килдек. Теләче кешеләренә әйләндек инде, – ди үзәкнең җитәкчесе Госман Кәбиров.
Азат Мортазин теплицасына кердек. Монда бөтенләй икенче дөнья – тавыш та, ис тә юк. Хуш исле гөлләр күзне иркәли… шактый монда. Теләче кешеләренә әйләндек инде.
Әлеге оешма елына якынча 900 тонна пластмасса көнкүреш кирәк‑ярагы җитештерә. Узган елда 1 миллиард 200 мең сумлык товар төяп-озатканнар. Быел сәүдә әйләнеше күрсәткечләре тагын да зуррак булыр, дип көтелә..
– 2014 елда, ягъни эшли башлаганда, җиде станок бар иде, – диде Госман Кәбиров. – Егерме кеше эшләде. Хәзер безнең 43 станогыбыз бар, 240 кеше хезмәт куя. Биш ел эчендә менә шундый нәтиҗәләргә ирештек. Алга таба шушы тизлекне киметмәскә исәп.
Эшчеләр Теләченең үзеннән, якын‑тирә авыллардан килеп эшли. Мигрантлар да бар – җитмешләп таҗик милләте вәкилен дә эшкә алып килгәннәр. «Барысын да рәсми рәвештә эшкә алдык», – диде җитәкче.
Биредә ир‑атлар да, хатын-кызлар да хезмәт куя. Зур‑зур станокларны иярләргә кыюлыклары җиткән. Нигездә, хатын-кызлар физик көч таләп ителмәгән җирдә эшли. Мисал өчен, савытларга тоткычлар киертәләр, махсус кәгазьләр ябыштыралар...
– Биредә өч ел эшлим инде, – диде Әлфия Сөнгәтова. – Бәби ялына да моннан киттем. Югары белемем бар минем, КХТИ тәмамладым. Әмма белгечлегем буенча эш таба алмадым. Шуңа да бирегә эшкә килдем.
– Хатын-кызлар өчен ниндидер өстенлекләр юкмы соң? – дим.
– Өстенлек дип... Йөкле хатын-кызлар төнге сменага чыкмый. Бездә эш өч сменада бара, станоклар туктап тормый бит.
Хезмәт хаклары белән дә кызыксындым – егерме мең тирәсе икән.
ГҮЗӘЛЛЕК ИЛЕНДӘ
Пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы ангардан чыкканнан соң, Азат Мортазин теплицасына кердек. Монда бөтенләй икенче дөнья – тавыш та, ис тә юк. Хуш исле гөлләр күзне иркәли... Үзем дә сизмәстән:
– Бу парктагы иң рәхәт, иң җанлы урын ахры, – дидем.
Азат Мортазин канәгать кенә елмаеп куйды:
– Килгән бөтен кеше шулай ди. Бигрәк тә хатын-кызлар...
– Матурлык үстерү белән күптәннән шөгыльләнәсезме? – дим.
– Бу сәнәгать паркында 2016 елда эшне башладык. Ә аңа кадәр Казанда шундый зур булмаган эшем бар иде. Мин күбрәк бүлмә гөлләре үстерү белән шөгыльләнәм. Чәчәкләргә караганда аларны сату, урнаштыру җайлырак. Бүлмә гөллләре сатылмаса айлар буе тора, ә чәчәкләр атна‑ун көндә шиңә...
– Ә нишләп Казанда гына теплица тотмыйсыз? Тәҗрибәгез дә бар икән бит, – дип төпченәм.
– Биредә эшләү күпкә җиңелрәк, – диде эшмәкәр. – Әзер инфраструктурадан тыш, биредә эшкуарларга бизнес алып бару өчен отышлы шартлар тәкъдим итәләр. Мисал өчен инженерлык коммуникацияләренә тоташу бушлай. Резидентлар җиде елга җир салымыннан һәм аренда түләвеннән азат ителә. Электр энергиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә...
Азат Мортазин дәүләт программаларында катнашмаган, ягъни эш башлар өчен грант алмаган. Шәхси эшкуар булып теркәлгән. Хәзер инде барысы да җайланган дисәк тә була. Зур сәүдә үзәкләре белән элемтә булдырылган, күпләп сатып алучы тагын берничә оешма белән килешүе бар.
Азат гаиләсе белән Казанда яши, эш урынына көн саен диярлек килеп йөри икән. Кул астында эшләүчеләр берничә генә. Нигездә бөтен нәрсәне үзе контрольдә тота – гөлләргә ашлама сибүдән башлап, әзер чүлмәкләрне сатуга кадәр...
– Бу эш миңа бик ошый, – диде ул. – Махсус белемем булмаса да, яратсаң, чүлмәк гөлләрен күпләп үстереп була икән. Интернет бар бит хәзер. Буш вакытым булган саен эзләнәм. Шуңа күрә үзем бакчачы да, кибетче дә, хисапчы да...
«Теләче» сәнәгать паркында бүген менә шулай эшләп яталар. Планнар зурдан – башка эшмәкәрләрне дә бирегә җәлеп итү. Инде киләсе елга ук тагын ике эшмәкәр үз эшен башларга йөри икән. Быел гына паркның инфраструктурасын яхшырту өчен 53 млн сум отканнар. (43 млн сум – РФ бюджетыннан, 10 млн сум – республика казнасыннан.) Газы, уты, суы, юлы кергән заманча шундый комплекс ул. Башка районнарга үрнәк булырлык, дип тә өстәргә кирәктер.
Добавить комментарий