Алекно феномены
Казан клубын дөньяда иң яхшысы иткән тренер турында
Мондый капма-каршылыкның бердәмлеге һәм көрәшенең нәтиҗәлелегенә ачык мисалларның берсе‑10 елга якын Алекно җитәкчелек иткән «Зенит – Казан» волейбол клубының тарихы. 2014 елдан клуб – Чемпионнар лигасында, Россия Суперлигасында, Россия Кубогы матчларында да җиңелүләрнең ни икәнен белми. Җиңелү дигәндә икенче урын алу күздә тотыла. Клубның матбугат хезмәтендә әйтүләренә караганда, нәкъ менә шушы көннәрдә «Зенит – Казан» үзенең «дөнья таҗы өчен сәяхәтен», ягъни планетаның иң көчле клубы исемен алу көрәшен тәмамлый. Команда, бер уенда да оттырмыйча, финалга барып җитте. Экспертлар, клубның иң көчле исемен алуга шансы беркайчан да булмаганча зур, дип исәплиләр. Ә аннан соң нәрсә? Владимир Алекноны бары тик яуланмаган биеклекләр генә уңышка дәртләндерә кебек тоела бит.
ФАҖИГА, ӘММА ҖИҢЕЛҮ ТҮГЕЛ
Алекно-уенчы язмышына туры килгән иң йолдызлы шансларның берсе – Сеулга, 1988 елгы Олимпиадага бару мөмкинлеге була. 22 яшендә ул инде легендар ЦСКА дублендә өч сезон уйный һәм илнең икенче җыелма командасының капитаны итеп билгеләнә. Олимпиада якынлаша, һәм тренер Геннадий Паршин уенчыны сборларга чакырырга карар кыла. Алекно җыелма командага 12нче булып эләгә. Ләкин Олимпия уеннары башланырга бер атна кала, бәйләүче буын уенчысы аягын каймыктыра. Кыен хәлгә калудан саклану максатында Паршин командага башка бәйләүче уенчы – булачак волейбол легендасы Вячеслав Зайцевны чакыра, шулай итеп Алекно Олимпиадага бара алмый кала. «Әлеге чор турында әллә ни ис китәрлек хатирәләр сакланмаган күңелдә, әмма менә Сеулга бармау – минем өчен трагедия булганы истә калды, – дип сөйли Владимир Романович. – Ләкин мин яшь, җиңүгә омтылыш, теләк көчле иде. Бүген мин шундый авыр мизгелләрдә югалып калган, төшенкелек чигенә җиткән яисә, берәр нәрсә килеп чыкмаса, күңелләре тиз сүрелә торган яшь уенчыларны очратам. Мондыйлар спортта әллә ни югарылыкларга күтәрелә алмаячаклар, билгеле».
ФРАНЦУЗ СЕРПАНТИНЫ
Владимир Алекноның спорттагы карьерасы СССР таркалган елдан башлана: аны тиздән Болгариягә, үз иленең чемпионы булачак «Левски-Спартак» клубына чакыралар. Ике елдан соң спортчы инде итальян клублары составында уйный. Италиядә әлеге уен шаукымы күтәрелгән чор, спортчыга төшкән йөкләнеш гаять зур була. Шуңа күрә ике ел дәвамында итальян волейболы Алекноның ныклыгын сыный. Аннан соң француз җыелма командасы тренеры Филипп Блэн аны Франциягә чакыра. Шул рәвешле язмышының француз чоры башлана. Алекно башта – «Канны» командасында, аннан соң «Тур»да уйный, соңгысында, тренерның үз сүзләренә караганда, ул «бүгенге дәрәҗәгә ирешерлек мөмкинлекләр» ала. Чөнки нәкъ менә «Тур» менеджеры 1999 елда тез авыртулары һәм артык авырлык белән көрәшкән уенчыга сезонны уйный торган тренер буларак тәмамларга, ә аннан соң баш тренер вазыйфасын башкарырга тәкъдим итә.
АЛАРДАН БАШКА УЛ БУЛМАС ИДЕ
Алекноның үзенә яхшы баш тренерлар туры килә‑совет ирләр волейболының берничә дистә еллык үсешен тәэмин иткән Вячеслав Платонов һәм Юрий Чесноков кебек кешеләр. Чесноков белән беренче очрашуын Алекно болай дип искә ала: «Мине армиядән ЦСКАда уйнарга алдылар. «Динамо» командасы белән иптәшләрчә очрашу бара иде. Мин запастагы уенчылар эскәмиясендә утырам һәм уенны күзәтәм. Яныма Чесноков килде һәм нәрсәдер әйтте. Кырдагы уен белән мавыгым китеп, мин аңа карамый гына баш кактым, ул китеп барды. Шунда икенче бер уенчы килеп, миңа болай диде: «Кешеләр баскан килеш аның каршында калтырап торалар, ә син утырып торасың…» Шуннан бирле тиеш булса да, булмаса да, мин Чесноков каршында шәм кебек басып тордым. Мин аны кырыс, хәтта ки авторитар, әмма, һичшиксез, бөек тренер дип саныйм». Владимир Алекно Чесноков үткәргән тренировкалар, аның тактикасын теркәп-язып бармавына үкенә: «Мин бүген дә, никадәр тәҗрибәгә ия булсам да, 18 уенчы өчен бер үк вакытта һәм бертөрле интенсивлыкта ике мәйданчыкта тренировка үткәрә алмыйм, ә ул үткәрә иде». Шулай да тренер үзенең төп укытучысы дип Вячеслав Платоновны атый, аның фикерләре һәм күнегүләре теркәлгән язмалар Алекнога инде «Тур» тренеры булып эшләгәндә нык ярдәм итә. «Әлеге тактика мине җыелма команда составында уйнаганда ук кызыксындыра иде. Ул, мәсәлән, алдагы көндә шәп уен күрсәткән уенчыны икенче көнне уйнарга чыгармаска мөмкин иде. Ике көн рәттән спортчы бер үк нәтиҗә күрсәтә алмаячак, дип саный иде».
ЛОНДОН – МӘҢГЕГӘ
Күп кенә уеннарда Алекноның нәкъ менә тактик карарларының нәтиҗәләре ничектер гайре табигый күренә. Лондонда чыннан да могҗизага тиң булган җиңү алтын хәрефләр белән мәңгелеккә Россия волейболы тарихына язылган. Алекно тарафыннан яхшы итеп әзерләнгән команда финалга чыга, әмма уен алдыннан шактый киеренке атмосфера хөкем сөрә: көндәш – төркем уеннарында россиялеләр җиңелгән бердәнбер команда – Бразилия җыелма командасы. Моннан тыш, барлык уенчыларыбыз да диярлек күптән түгел алынган травмаларыннан тернәкләнеп киләләр генә. «Аларны үтерә яздылар. Шулай да алар исән калды» – илебез спорт порталларының берсендәге башисемдә шулай дип язылган иде. Баштан ук хәлиткеч матч россиялеләр файдасына бармый. Отылган ике сеттан соң, җанатарлар инде җиңүгә өметләнми дә. Кинәт Александр Волков бразилиялеләрнең чираттагы атакаларын кире кагарлык блок куя. Сетка аша туп бирергә Сергей Тетюхин чыга һәм матч барышын үзгәртеп куя, ә аннан соң Владимир Алекно, бөтен кеше, шул исәптән уенчыларны шаккатырып, диагональ уенчы Максим Михайловны көндәшләрне тар‑мар итүне җитәкләячәк Дмитрий Мусэрскийга алыштыра: спортчыларыбыз ике матчболда өстенлеккә ирешәләр, исәпне тигезлиләр һәм 3:2 исәбе белән Бразилия җыелма командасыннан җиңүне тартып алалар.
«Ул уенда бар нәрсә Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән барды, – ди бүген Владимир Алекно. – Аңа һәм тагын бердәм уйнаган командага таянып җиңдек. Чын команда җиңде. Ә мин нәрсә эшләдем, бу турыда әйтеп торырга кирәкми... Миндә интуиция бар, һәм мин аңа колак салырга тырышам. Килеп чыгамы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә». Һәм Лондон турында сөйләгәндә ул болай ди: Олимпиададан соң исемнәре бөтен илгә яңгыраган уенчылардан тыш, күләгәдә калган Александр Бутько һәм Сергей Гранкин кебек уенчылар, һәм һәрваккыт команда белән бергә булган физик әзерлек буенча тренер, табиб, массажистлар, менеджер, ярдәмче Серджо Бузато да җиңүгә зур өлеш керттеләр.
НАПОЛЕОН ТҮГЕЛ
Владимир Романовичның дүртенче мәртәбә илнең җыелма командасына тренер булып кайтуы ихтимал, дигән фаразларга ул болай дип җавап бирә: «Җыелма команда миннән башка да булдыра. Аны башка тренер җитәкли, алар Европа чемпионатында җиңделәр. Әлегә мин анда кирәк түгел». Җыелма команда тренеры постын Алекно соңгы тапкыр Риода үткән Олимпиадан соң, команда дүртенче урын яулагач калдырып китә. Ул вакытта аңа карата тәнкыйть ташкыны ябырыла. Ул шуны да искә төшерә: 2012 елгы Олимпия уеннарына җыелма команданы әзерләү өчен 2010 елда тренер буларак кайтудан аны үзе хөрмәт иткән күп кенә кеше кисәтә. «Ләкин мин Наполеон түгел. Катнашу мөмкинлеге була торып, көрәш кырын читтән генә күзәтә алмыйм», – ди атаклы тренер.
ҖИДЕНЧЕ УЕНЧЫ
Аның чит илләрдәге тормышы турында иң якты истәлекләреннән берсе «Тур»да уйнау белән бәйле. Әлеге кечкенә шәһәрчек трибуналарына, волейбол уеннарын карарга дип, өч меңнән дә ким кеше җыелмый. Ә инде «Тур», Франция Кубогында җиңеп, Чемпионнар лигасында уйный башлагач, уеннарга бөтенләй эләгеп булмый башлый. Һәм менә, егерме ел узганнан соң да, «Зенит» яулаган эре җиңүләрнең иң яңасы (2017 елгы Россия Суперкубогы) турында сөйләгәндә тренер өчен иң мөһиме – ул трибуналар. «Иң зур уңышыбыз шул: без матч алдыннан залны тутыра алдык. Искиткеч атмосфера урнашты. Мондый зал мәйданчыкта җиденче уенчы дигән сүз. Әлеге уенда без өч очко да эшләдек, алтынчы мәртәбә Россия Суперкубогын да яуладык. Барысы да искиткеч булды».
P.S. Журналыбызны басмага әзерләгәндә, волейбол дөньясында елның иң төп вакыйгасы турында билгеле булды: «Зенит-Казан» клубы планетада иң яхшысы дип табылды. Барысы да уң килеп торды: уенчыларның югары осталыгы да, һәр матчка Алекнога хас җентекле аналитик һәм тактик әзерлек тә һәм, ниһаять, җиңү рухы булдырырга һәм, шуңа таянып, искиткеч триумфка һәм тагын да алга таба атларга уенчыларның әзерлеге һәм тренерларының таланты да. Алда – Чемпионнар лигасында «Берлин» көтә бит.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Добавить комментарий