Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Алгы сызыкта яшәп...

Алгы сызыкта яшәп...

Аның тормышы турында бәян – илебез елъязмасы ул.

08 ноября 2017

Борис Кузнецов кебек кеше башка юктыр. Кадетлар интернат-мәктәбе горурлык белән аның исемен йөртә, ә Казанда элемтәче-сугышчы һәйкәлен аннан үрнәк алып ясадылар. Аның тормышы турында бәян – илебез елъязмасы ул.
Борис Кузнецов – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан су­гышы вакытында Днепр өчен яуларда катнаша, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итә, Берлинны алуга үз өлешен кертә. Авыр контузия кичерә, өч тапкыр яралана, ләкин һәрвакыт кире алгы сызыкка кайта. Сугыш тәмамлангач, аны Көнбатыш Украинага власовчы­лар һәм милләтчеләр оешмалары белән көрәшкә җибәрәләр. Бүген ак­тив рәвештә мәгърифәтчелек эшчән­леге алып бара, яшьләр каршында еш чыгыш ясый. 2010 елда «Татарстан Республикасы каршында казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә.
 %d0%ba%d1%83%d0%b7%d0%bd%d0%b5%d1%86%d0%be%d0%b21-1
ЗАМАННАР КАЙТАВАЗЫ
Бик зур сугыш булды ул. Днепр өчен яуда мин Герой йолдызы алдым. Анда мин элемтә отделениесе соста­вында эләктем: командир, миңа күз ташлагач, бу егет тимерчыбык уралган авыр кәтүкләрне күтәреп йөри алачак, дип бәяләде. Андый кәтүкләрне күп ташырга туры килде. Ядрә һәм снаряд яңгыры астында элемтә гел өзелә. Телефон чыбыгын тешләргә кысып, бозлы елгаларны аркылы йөзеп чыккан чаклар да бер генә булмады.
Безгә таба чираттагы артиллерия һөҗүменнән соң фа­шистлар контратакага күтәрелде. Рота командиры җансыз егылды, ә немецлар инде борын төбенә килеп җитте – ара йөз метрлап кына калды! Барысы ничектер каушап китте... Безне чебендәй кырып чыгарга була иде шулчакта! Нишләргә? «Туган ил өчен!» дип кычкырып җибәрдем мин, ә башкалар шунда ук күтәреп алды. Бу – халкы­бызның бөек патриотизмы иде. Тәнемдәге ярчыклар ул көннәр турында әле дә хәтерләтеп тора.
98 КИЛОГРАММЛЫ КЫЮЛЫК
Сугышны заводта каршыладым. Һөнәр училищесын­да укыгач, әле борын асты да кипмәгән яшүсмерләрне КОМЗга җибәрделәр. Мастер миңа шундук әйтеп салды: «Менә сиңа станок, менә кискечләр – эшкә кереш». Ә ул станокның озынлыгы гына да 32 метр! Ярый әле төшеп калганнардан түгел идем. Зур, кап‑кара туп көпшәсе алып киләләр. Шуны эшкәртеп ялтыратырга кирәк. Бервакыт заводтан ай буе чыкмый эшләдем. Шунда җылыткыч тор­балар янындагы такталар өстендә йоклап йөрдем. Төнлә мастер килә: «Борька, тиз генә станокка бас, кулдашың арыган, аягында басып тора алмый». Егетләр хәлсезләнеп егылалар иде. Кайберләрен шунда медпунктта ук аңга китерәләр. Бераз һушын җыя да – кире цехка!
Үз теләгем белән сугышка китү турында гаризаны әллә ничә тапкыр биреп карадым. Башта яшең җитми дип кире кага килделәр. Әмма мин үгез кебек таза идем – 98 килограмм. Уналты яшемдә бит ул! «Динамо» җәмгыятендә бик тырышып шөгыльләнүем бушка китмәде: бокс, штанга, җиңел атлетика, чаңгыда йөрү... Чираттагы баруымда мине үлчәүгә бастыргач, хәрби комиссар, ниһаять, танырга мәҗбүр булды: «Карагыз әле, бу бит чын ир-ат! Ул инде әллә кайчан хәрби хезмәттә булырга тиеш».
ҖИҢҮ ХАКЫ
Волхов фронты нәрсә ул? Траншеяларда кырык сан­тиметрдан калганы – су. Унбиш градус суык вакытлар. Җиле үзәккә үтә. Ләкин бу әле иң куркынычы түгел. Фронт буйдан-буйга немец снайперлары күзәтүендә: чокырдан каска күренүгә, аны ядрә тишеп үтә! Траншеялардан төнлә генә чыга идек. Минем сугышчан тормышым әнә шулай башланды.
БЕРЛИН АЛТЫНЫ
Безнең 254 нче укчы дивизия алга юл яручылардан булды. Мин барында гына да аны алты тапкыр кире оештырдылар – немецлар тулысынча диярлек кырып бетерә иде чөнки. Ә бу бит, ким дигәндә, биш мең су­гышчы! Миңа Берлинга кадәр барып җитү бәхете тәтеде. Ниндидер соры кала булып чыкты ул. Хәер, хәтердә якты бер тап та калды. Өченче рейхның югары чинна­рыннан берәүнең вилласы иде ул. Анда күргәннәрне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Искиткеч затлы җиһазлар, картиналар, фарфор... Тагын да ныграк шаккатырганы – группенфюрерның алтын ваннасы иде. Моны күргәч, солдатлар кайсы тешләп карады, кайсы штыклар белән төрткәләде, ванна селкенмәде дә. Тик шул чакта НКВД кешеләре килеп керде: «Ягез әле, күздән югалыгыз!» Өлгергән кеше, бәлки, нәрсәдер эләктереп калгандыр. Мин тырышмадым да – кирәге юк иде.
ТРАНШЕЯГӘ КИТЕРЕП БИРӘЛӘР
Сугыш турында фильмнар карыйм да, исем-акылым китә: артистлар яңа пилоткалар кигән, итекләре чистар­тылган. Андый нәрсә төшкә дә кермәде! Чүпрәк-чапрак урап йөрдек, итек эләккән кеше сирәк булды. Аяклар гел юештә. Безнең солдатлар еш кына салкын тиеп, чирләп үлә иде.
Ашау ягын да яхшырак дип әйтә алмыйм. Фронтта төрлесе була – икешәр, өчәр көн дә ризык күрмәгән чаклар бар иде. Кыр кухнясы безгә килеп җитә алмый. Дөрес, анысын да әйтим, «күңелле» мизгелләр дә булмады түгел. Йончыган Россия чикләрен үткәч, бераз җиңелрәк була башлады. Украиннар, белоруслар, молдаваннар, поляк, венгр һәм румыннар безгә ризыкны туп‑туры траншеяга китерә иде – кемдер соңгы бозавын, кемдер шәрабын да кыстырып килә. Безне һәр җирдә җылы каршыладылар.
БОЗ ҺӘМ СПИРТ
Черкасск янындагы Ирдынь сазлыкларын беркайчан да онытмыйм! Ул сугышлы разведка булды. Дошманның ике блиндажын шартлаттык, ә аннары безне камап ал­дылар. Немецлар – бер полк, без исә – 24 кеше. Сазлыкка кысрыклап керттеләр, анда – юка боз. Әнә шулай ка­мыш арасында берничә тәүлек качып тордык. Немецлар камышны автомат уты белән тетә, ә без, бәке тишеп, су астына чумабыз. Ике кеше генә исән калдык, теге егет тә спортчы иде. Калганнар туңып үлде. Мине коткарганда, боз элпәсе белән капланган идем. Фронтта күп сөйләшеп тору юк – каралган аякларымны күрүгә үк, табиб туры­дан әйтте: «Кисәргә! Башкача булмый!». Ләкин бәхетем бар икән – бу турыда олырак солдатлар ишетеп: «Бигрәк яшь бит, жәл егетне. Әйдәгез, саламга яткырып, аякларын спирт белән ышкып карыйк», – дип, табибны аякларымны кисмәскә күндерделәр. Спирт белән ышкыганнан сон, икенче көнгә аякларыма кызыллык йөгерде, әкренләп аякларып ипкә килде.
ДОШМАН ТЫЛЫНДА
Чын сугыш гел бер якка гына бара торган билет кебек. Заданиегә ун кеше китә, ә кире кайтканда, иң күп дигәндә, ике кеше була. Украинада вакыт. Немец эшелоннары йөри торган күперне шартлатырга кирәк. «Борис, бу эшне сиңа йөклибез. Ике сәгатьтән башкарырга кирәк», – ди капитан. Миңа гранаталар тагып бетерделәр дә шуыша‑шуыша чыгып киттем. Энәле тимерчыбык аша дошман зона­сына узу белән, овчаркалар ташланды. Бәхеткә, алар бәйдә икән, чылбыр озынлыгы аздан гына җитми калды. Күрәм: йөз метр читтәнрәк, котыра-котыра, тагын берсе чабып килә. Шулкадәр дулкынландым, хәтта бер мизгелгә аңымны югалтып алгандай булдым. Ә аннары граната ыргыттым. Шартлау яңгырагач, шундый атыш башланды! Читтән үзебезнекеләр ут ачып, «каплап» торды, ә мин шул арада күпер янына шуыштым. Бик акрын барырга кирәк – тирә‑якка миналар куелган. Шартлаткыч куй­дым, бикфорд шнурын кабыздым – шундый дөмбердәде ки, күпер җимерелеп төште. Кире кайтканда да егет­ләр булышты. Безне шул дуслык кына коткарып калды. «Үзең үлсәң үл, иптәшеңә ярдәм ит!» – сугыш вакытында буш сүзләр түгел иде ул.
КАТГЫЙ ШЕЛТӘ БЕЛДЕРЕРГӘ!
Дуслар яу кырыенда гына түгел, югары түрәләр янын­да йөргәндә дә еш коткарды. Бервакыт Хрущев мине төрмәгә олактырырга җыенган иде. Украинада эшлә­гән чагым. Болай да киеренке вазгыять, ә шулвакыт һич башкарып чыга алмаслык салым планы җибәрделәр. Моны халыктан җыярга кирәк! Ничек эшлисең – анысы һичкемне борчымый. Түләргә яратмый торган затлар тоткан да Хрущевка күмәк шикаять язган, янәсе, мин, тагын өлкә комитеты секретаре Олексенко һәм җирле башкарма комитет рәисе «эш урынында чик‑чама белмибез икән». Безне Киевка кызган табага чакы­рдылар. Коридорда утырабыз, ә кабинеттан кычкы­ралар-акыралар: Хрущев – кечкенә буйлы, тазарак, тик шулкадәр яман тавышлы ир‑ат иде. Ишек ачылып киткәч, өстәл янына утырган берсеннән-берсе зуррак түрәләрне күрәбез. Хрущев үзе исә әрле‑бирле йөренә, безне аты‑юлы белән сүгә. Ә каршы әйтергә ярамый! «Шундый тәкъдим бар – партиядән чыгарырга да судка бирергә!» Көтмәгәндә безне ике тапкыр Советлар Сою­зы Герое, генерал-майор Сидор Ковпак яклап чыкты: «Без аларны ни өчен партиядән чыгарырга тиеш әле? Карале: монысы бөтенләй малай гына, ә Олексенко миндә штаб начальнигы иде...» Бәхәс иртәнге өчкә кадәр барды. Нәтиҗәдә Хрущев бераз суынды: «Катгый шелтә белдерергә дә, анагызның.. олагыгыз моннан!» Пуля кебек атылып чыгып киттек...
НЕФТЬ ҺӘМ МЕТАЛЛ
1953 елда – нәкъ Сталин үлгән көнне – мин, ниһаять, Казанга кайттым. Килеп төшү белән хуҗалык эшенә чумдым. Берничә ел «Главметаллсбыт» оешмасында идарәче булдым. Йөздән артык оборона предприятиесе белән эшләдек, нефть тармагын күтәрүдә дә катнаштык. Мәскәүдәге җитәкчелектән миңа шактый еш «эләкте»: үз өстемә артык күп нәрсә ала идем. Ә ничек алмыйсың инде? Әйтик, «Главнефтесбыт»тан идарәче килә: «Әйдә, киттек, мин сиңа кешеләрнең ничек елаганын күрсәтәм, алар эшсез утыра – торбалар да, башкасы да – бернәрсә дә юк!». Шунда ук Фикрәт Табиев шылтырата: «Борис Кириллович, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск – барысы да туктады! Мәскәүгә бар, бик‑бик кирәк бит!» Барам, мәсьәләләрне хәл итеп йөрим, үгетлим. Ә анда барысы җиңел, шома гына уза дисеңме?.. Үз башымны бик еш куркыныч астына куярга туры килде! Үзем өчен түгел, кешеләр өчен бит – менә шушы уй ышаныч бирә иде. Бүген безнең нефть тармагы республикада иң алдын­гылардан, моңа минем дә өлешем керү күңелемне җылыта.
 
«Татарстан Респу­бликасы алдын­дагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләт­челеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икъ­тисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спорт­ны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әле­ге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: