Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Күк капусы ачылганда

Күк капусы ачылганда

Татарстан алдындагы казанышлар.

29 мая 2017

«Кыяфәтең белән Аполлон түгел инде син, буеңда шулкадәр генә Димәк, кыюрак булырга кирәк!» - Камал театрының  күренекле артисты Хәлим Җәләловка яшьлегендә әнә шундый үгет-нәсихәт бирелә Әлеге кыюлык нәтиҗәсе исә - сәхнәдә кино сәнгатендә телевидение һәм радиода дистәләгән якты образлар, классик әдипләрнең шигырьләре һәм тәрҗемәләр.
1-3

СӘХНӘДӘГЕ СЫНАУЛАР


Бервакыт мине Мейерхольд театры артисты белән чагыштыруга лаек дип таптылар. Бу хәл исә шактый куркыныч хатирәләр белән бәйле. Бүген дә онытмыйм, бармагым кадакка эләккән иде. Берничә көннән ул шундый шешеп чыкты, табиб кисеп ташларга карар кылды. «Сез нәрсә? –дип үтенәм аннан. – Миңа бармаксыз һич тә ярамый бит!» Шуннан табиб скальпель алды да шешне кисеп җибәрде, яхшылап чистартты, бармакны саклап калды. Һәм менә шул калын бәйләвечле бармак белән мин театрга кердем. Ә анда Мәскәүдән театр тәнкыйтьчесе килгән чак. «Әйдәгез, без сезгә «Диләфрүз»не күрсәтик», – дип  әкъдим итте аңа ул чактагы театр директоры Рәшидә Җиһаншина. Миңа да уйнарга туры килде. Ә сценарий буенча мин турникта тартылган килеш җыр җырлыйм. Нишләргә? Тешемне кыстым да турникка ябыштым... Кыскасы, булдыра алганча уйнап чыктым. Тәнкыйтьче бик канәгать калды. Миңа барлык рольләрем дә якын, ләкин «Диләфрүз»дәге Шәкүр – нәкъ минеке, иң яраткан ролем. Мин аны 600 тапкыр уйнадым. Ә 50 яшьлегемне бәйрәм иткәндә, кемдер 601 нче тапкыр уйнарга тәкъдим ясады. Һәм уйнадык та! Мин әле шунда да җырладым, турникта да бөтерелдем.
1-5

АЛАР КАЙТМАДЫ…


Сугыш елларына карамастан, балачагым хәтергәкереп калырлык булды. Уйнаган-көлгән, бәхеткәтиенгән чаклар да бар иде. Җиде бертуган, җиде малай ・ чып-чын коллектив ул! Авылда өстәл янында утырабыз шулай, шаярабыз. Өлкәнебез Мәхмүт абый: «Тавышланмагыз», ・ дип усалланып, аш чүмечен күтәреп ала. 1944 елда аңа унсигез яшь тулды. Өй янында туктаган ат арбасыннан сикереп төшкәне әле дәхәтердә Капка янына килеп, шуның баганасын кочаклады да бер мәл тын калды... Шулай итеп сугышка китте.


Әәти абыйдан да алданрак киткән иде. Саубуллашканда, әнигә киңәш-нәсихәтен бирде: «Без җиңеп, берәр айдан кайтырбыз! Тик син, шулай да, сыерны сатарга ашыкма». Йортта сөт булса, димәк, балалар ачтан үлмәячәк. Ул мари урманнарындагы Суслонгер укыту-өйрәтүлагерена эләгә Бик куркыныч җир! Әтинең хәлен белергәдип, кырык градус салкында ике буханка ипи һәм бер литр спирт күтәреп, әни юлга чыгып китте. Ничек шуңа йөрәге җиткәндер? Мин моны чын геройлык дип атыйм.


Күп еллар узгач, әтинеңдәфтәрен таптым. Аларда бик матур хәрефләр белән бәетләр язылган иде. Әти белемле кеше иде, гарәп телен яхшы белгән, үзлегеннән кириллицаны өйрәнгән. Алты пот авырлыктагы гәүдәле һәм шулкадәр киңкүңелле! Кышкы озын кичләрдә безнең өйгә җыелган яшь тол хатыннар әтинең дәфтәрен укып елыйлар иде. Әни аларга шул бәетләрне укый иде. Мин исәбу язуларны хәзер дәбик кадерләп саклыйм.
Әти бер айдан да, сугыш беткәч тәкайтмады. Ленинград тирәсендәһәлак булган ул. Мәхмүт абый танкта янып үлгән. Әни безне сөеп тә, шул ук вакытта таләпчән дә булып үстерде. Ул кыска буйлы, чибәр, ләкин бик кыю холыклы иде. Тәртибем аксаса да, мәктәптә начар укымадым – унынчы сыйныфны көмеш медальгә тәмамладым. Мәктәбебез бик зур иде: халык – сабан туе кебек! Бөтен Балык Бистәсе районына бердәнбер татар мәктәбе. Анда балалар да, сугыштан кайтканнар да укыды. Бүген исә безнең ул мәктәптә, тартып-сузып санаганда, унбиш укучы җыеладыр...
1-1

БУЙ БЕЛӘН ТҮГЕЛ, КЫЮЛЫК БЕЛӘН АЛДЫРДЫМ!


Киез итек комбинатында эш, мин сиңа әйтим, җиңелләрдән түгел иде. Ул ис, ул пар! Ләкин түләве яхшы. Авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә күчкәч, мин шунда эшкә урнаштым. Механиклыкка уку һич тә күңелемә ятмады! Комбинат карамагында Вахитов исемендәге клуб бар иде. Шунда үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым. Клубның җитәкчесе Мәсгуть Имашев миңа бик булышлык күрсәтте.


Бервакыт курсташлар белән ике айга чирәм җирләрне күтәрергә чыгып киттек. Кайтуыма өйдә язу көтә: Казанда театр училищесы ачыла! Моны миңа Имашев тапшырырга кушкан. Кабул итү имтиханнары алдыннан киңәшләрен дә бирде: «Кыяфәтең белән Аполлон түгел инде син, буең да шулкадәр генә. Димәк, кыюрак булырга кирәк!»


Беренче турга соңга кала яздым. Эштән соң иң ахыргы булып чабып килеп җиттем. Озын өстәл артында Шәүкәт Биктимеров, Рәфкать Бикчәнтәев утыра... Жюри рәисе Ширияздан Сарымсаков инде әйберләрен җыя башлаган, миңа карамый да. «Нәрсә әзерләп килдең?» – дип сорап куйды ул сүз арасында гына. «Һади Такташ хикәясе», – дидем дә шундый итеп сөйләп җибәрдем! Шундый басым белән, нәкъ Мәсгуть абый кушканча. Хәтта Сарымсаков та бермәл катып калды.


Икенче турга да иң соңгы булып, йөгерә-чаба килеп җиттем. Инде башкача каршыладылар. Имтихан ахырында сораулар да бирә башладылар, янәсе, кайда эшлисең, күпме аласың. «Без ул хәтле түләмибез», – диде Сарымсаков. «Ширияздан абый, мин бит монда акчага дип килмәдем», – дип турыдан әйттем. Мине өченче турсыз гына алдылар.


Өйгә йөгереп кайттым да абыйга кычкырам: «Бәйрәмнән нәрсәләр калды анда, чыгар барысын да – мин театральныйга укырга кердем!» Ә ул исә миннән дә катырак тавыш белән: «Әни! Ул институттан киткән!» – дип ярып салды. Бөтен гаилә белән мине әрли-тирги башладылар. Ә мин көләм генә. «Файдасы юк, әни. Бетте безнең Хәлим», – дип кенә куйды абый.


ИКӘҮ УЙНЫЙК!


«Рәхим итегез!» спектаклендә Рәфкать Бикчәнтәев мине дублеры итеп билгеләде. Ул, мине хөрмәт итеп, һәрвакыт яхшы рольләр бирә иде. Тик сәхнәгә чыгарга гына җыенам, үтенеч белән килеп җитә: «Хәлим, бүген миңа Мәскәүдән туганнар килде. Әйдә, бу юлы мин уйныйм инде...» «Әлбәттә, дим, уйнагыз». Спектакль куелган чираттагы кичтә тагын сүз ката бу: «Бүген әти белән әни залда. Әйдә, мин чыгыйм әле». Һәм шулай дәвам итә килде. Рәфкать абый бик яхшы артист һәм уйнарга ярата иде.


1967 елда ул «Күк капусы ачылса» спектаклен куйды. Бикчәнтәев режиссер булгач, димәк, миңа роль бар, дип йөрим. Карыйм, исемлектә фамилиям юк! Тик безнең арада сөйләшү булачагын сизеп торам. Бер-ике көннән миңа тәкъдим белән килә – башка артист ниндидер сәбәп белән баш тарткан. Сезонны шул спектакль белән ачарга планлаштыралар. Аңлашыла ки, Рәфкать абый үзе уйнаячак. Тик мин барыбер көн дә килеп йөрим, ни дисәң дә, дублер бит. Менә шул вакыт, минем бәхеткә, Рәфкать абыйны Ленинградка «Моабит дәфтәре» фильмын төшерергә чакырдылар. Ул китте, ә шуннан соң мин көн саен сәхнәдә – һай, шәп! Менә Бикчәнтәев кайтып төште, мине дә карады. Канәгать калган булса кирәк. Аның чираты иде уйнарга, шул кичне мине чакырып алды да үзе үк тәкъдим ясады: «Бүген никтер кәефем юк. Әйдә, син чык инде». Ә мин шат кына! Өч айдан ул күчмә театрга китте, һәм Гайфи бабай роле тулысынча миңа калды. Озак уйнадым мин аны – 400 тапкыр!


ХАТЫН-КЫЗ ӨЛЕШЕНӘ


«Хәлим абый, ярый әле ир-ат булып тугансыз. Югыйсә мондый кыяфәтегез белән берәү дә хатынлыкка алмас иде», – дип шаяртты яшь артистлар, мин тәүге тапкыр Пернель ханым ролендә чыгыш ясагач. Эш болай булды. Безгә «Тартюф» спектаклен куярга Франциядән бер режиссер килде. Ул бер әсәрдә уенымны күргән дә: «Миңа бу артист белән сөйләшеп алырга кирәк», – дигән. Бардым мин аның янына, сораштыра башлады бу: «Хәлләр ничек, өйдә, гаиләдә нихәл...» Кыскасы, дежур сораулар. Мин инде шомарган таш, турыдан бәреп сорадым: «Сез миңа ни әйтергә телисез?» «Мин сезгә Пернель ролен тәкъдим итәргә телим», – диде ул. «Нәрсә?! Хатын-кызнымы? Миңа?» – бу тәкъдим мине шулкадәр гаҗәпкә калдырды. «Сез мине гафу итегез инде, зинһар, – ди режиссер. – Пьесаны укып карагыз әле, ә җавапны иртәгә бирерсез».


Юлда миңа Искәндәр Хәйруллин очрады. «Хәлим абый, баш тарта күрмәгез. Роль – супер!» Пьесаны укып карадым да ризалык бирдем. Әле тагын кызык ягы да бар – эш шунда: бу рольгә безнең бер актриса билгеләнгән иде инде. Менә без коллектив белән җыелып утырабыз, һәм ул актриса шул яңалыгын хәбәр итте. Шулчак мин әйтеп салдым: «Димәк, сез мине рольсез калдыра алырлык беренче хатын-кыз буласыз». Ул аңламады да, ә башкалар көлә башлады, янәсе, ничек инде ул Җәләловның ролен алсын, ди?


Мин уйнаган Пернель ханымны мактадылар. Сере шунда: гадәттә хатын-кыз ролен башкарган ир-атлар артык кыланчыклана башлый. Ә мин – юк! Ничек күрдем, ничек тойдым, шулай уйнадым, бераз вак-төяк элементлар гына өстәп җибәрдем. Спектакльдән соң баш игәндә, бер тамашачы ханым килеп сүз катты: «Мин сезне болай да ярата идем, ә инде бу рольдән соң тагын да ныграк яраттым». Сары май булып ятты ул сүзләр.


ГОМЕР БУЕ ШИГЫРЬ БЕЛӘН


Атаклы драматургыбыз Туфан Миңнуллин киңәше белән мин тәрҗемә эшенә алынырга булдым. Бу эшне башлап җибәрү өчен миңа Александр Вампилов әсәрләре канат куйды. Аның шигъри иҗек-калыплары яхшы иде. Бик талантлы зат иде, ни кызганыч, арабыздан иртә китте. Тәрҗемә эшен А.Вампиловның «Провинция мәзәкләр»еннән башладым. Ә аннары китте, китте – «Мин – өлкән улыгыз», «Июнь аенда саубуллашу»... Режиссер Марсель Сәлимҗанов бу хакта белеп, тәрҗемәләремне үзенә күрсәтеп алырга сорады. Һәм тиздән безнең сәхнәдә «Кем соң син, метранпаж?» һәм «Фәрештә белән 20 минут» пьесалары куелды. Ә бераз соңрак китап та басылып чыкты: Вампиловның дүрт пьесасы татар телендә минем тәрҗемә белән дөнья күрде.


Аннары тагын бер фикер килде: татар халык әкиятләрен шигъри калыпка салырга ниятләдем. Сынап та карадым – уңышлы гына килеп чыкты кебек. Үземнең иҗат җимешемне талантлы шагыйрьләребез Зөлфәт (Дөлфәт Маликов. – Ред. иск.) һәм Мөдәррис Әгъләмгә күрсәттем. Менә шунда Зөлфәт Мөдәррискә әйтеп салмасынмы: «Ә ул булдырган бит! Минем моңа кыюлыгым җитмәс иде». Тегесе җавап урынына: «Башта – газетага, аннары – китапка», – диде. Менә шулай итеп «Шәрә бүре», «Аю белән төлке» һәм башка шигъри әкиятләрем башта «Сабантуй» балалар газетасында (ул вакытта. – Ред. иск.), ә аннары аерым китап рәвешендә басылып чыкты.


Күптән түгел истәлекләр китабымны әзерләп бетердем. Анда тормышыбыздагы көлкеле хәлләр, елатырлык вакыйгалар – барысы да бар.
1-2
Хәлим Җәләлов 1940 елда Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туа. 1965 елдан – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек була. 2015 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә гражданнарныңхокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: